Бөгелмә авазы

Бөгелмә халкы шундый

16 сентябрь көнне Техника йортында татар эстрадасының яшь йолдызы Ришат Төхвәтуллин концерты булды.

"Гомеремнең бер елы" дип исемләнгән концерт программасы бер тында үтте дә китте. Театральләштерелгән тамашада нәфис сүз үрнәкләре, зәвыклы бию, иң әһәмиятлесе - татар халык җырларын ишетергә мөмкин булды. Сәхнәгә чыккан һәрбер артист ана телебезнең тәмен, урынлы кулланылышын белеп, анык фикерен тамашачыга җиткерә алды. Эстрадабызда шундый артистлар булуына шатланып, милләтебез өчен горурлык хисләре кичерергә мөмкинлек бирделәр алар. Бүгенге көндә бик сирәк күренеш, әлбәттә.
Тамашачы да мондый концертларга сусаган икән, һәрбер чыгыш көчле алкышларга күмелде. Концерт ахырында Ришат Төхвәтуллинның да күңеле тулган иде: "Мин Бөгелмәне урыслашкан шәһәр дип кенә белә идем, шуңа күрә гастрольләрем программасына да кертмәдем. Моннан ары алай булмаячак - сезгә тагын киләчәкмен, монда шундый булган халык яши, шундый шәп тамашачы икән!" - дип, уңай мөнәсәбәтен белдерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: