Бөгелмә авазы

Бөгелмә халкы күршеләренең авыр кайгысын уртаклаша

12 гыйнвар Лениногорск районында матәм көне дип игълан ителде.

 

Җирле хакимият тарафыннан әлеге карар биш бала һәм аларның 27 яшьлек әниләренең гомерен өзгән фаҗига уңаеннан кабул ителгән. Шулай итеп, бүген- 12 гыйнварда, районда флаглар төшерелә, җирле телевидение аша күңел ачу чаралары күрсәтелми, мәдәни чаралар үткәрелми. Алты кешенең гомерен өзгән янгын районның Иске Куак авылында 9 гыйнвар төнендә булган иде, дип яза http://intertat.ru/tt/

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: