Бөгелмә авазы

Бөгелмә гербы космостан әйләнеп кайтты

Шәһәр һәм Республика көнен Бөгелмәдә "Bugulma Fest" фестивале белән билгеләп үттеләр. Беренчеләрдән булып тамашачы алдында Бөгелмә артистлары чыгыш ясады. Алар Техника йорты хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган "Голос Бугульмы" бәйгесе финалистлары һәм җиңүчеләре. Көчле тавышлары, төрле жанрда җырлаулары белән Бөгелмә кызлары, берәр җыр белән булса да, тамашачы күңелен яулап өлгерде. Алар артыннан...

Шәһәр һәм Республика көнен Бөгелмәдә "Bugulma Fest" фестивале белән билгеләп үттеләр. Беренчеләрдән булып тамашачы алдында Бөгелмә артистлары чыгыш ясады. Алар Техника йорты хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган "Голос Бугульмы" бәйгесе финалистлары һәм җиңүчеләре. Көчле тавышлары, төрле жанрда җырлаулары белән Бөгелмә кызлары, берәр җыр белән булса да, тамашачы күңелен яулап өлгерде. Алар артыннан сәхнәгә татар эстрадасы йолдызлары чыкты. Бу бүлек "Pop fest" дип аталды. Аннары "Jazz fest", "Roсk cover fest" бүлекләре дәвам итте. Кемнең күңеленә кайсы хуш килә шуны сайлады.

Сәгать кичке тугызлар җитеп килгәндә үзәк мәйдан шыплап тулган иде. Чөнки бәйрәмнең төп кунаклары чыгыш ясар вакыт җитте. Ләкин шәһәр мэры Линар Закиров бөгелмәлеләргә тагын бер күчтәнәч әзерләгән булган. Ул Бөгелмәдә туган Роскосмос космонавты, космонавт-сынаучысы Сергей Рыжиковның шәхсән якташларын тәбрикләве. Ул 2016 елның октябреннән 2017 елның апреленә чаклы "Союз МС-02" корабле экипаж командиры тарафында ачык космоска очыш ясаучы.

"Бу бәйрәмне сезнең белән уртаклаша алуыма мин чиксез бәхетлемен. 236 ел безнең шәһәр үсә һәм чәчәк ата. Безенең ил флагы инде күп тапкырлар орбитада булып кайтты. Беренче тапкыр безнең шәһәрнең гербын да космоска алып барып кайту бәхете тиде", - дигән горур сүзләр белән Сергей Рыжиков әлеге гербны Линар Закировка тапшырды.

Бәйрәмнең төп артист кунаклары "Артик и Асти" төркеме булды. Бәйрәм фейерверк белән төгәлләнде.

Альбина Акимова фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: