Бөгелмә авазы

Бөгелмә фермеры республика гранты отты

КФХны үстерүгә грант һәм яшь (эш башлаучы) фермерга эшен җайга салу өчен бер мәртәбә ярдәм бирү конкурсына өстәмә сайлап алу буенча комиссия утырышы булды.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 29-30 июльдә "2015 - 2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү" программасы буенча крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булды. Грантларның гомуми суммасы 48 млн. 94мең сум, шулардан 33 млн. 666 мең сумы федераль бюджеттан бирелә, бу финанслашуның 70 процентын тәшкил итә.

Татарстан Республикасының 21 районнан конкурска кертелгән 54 крестьян (фермер) хуҗалыгының 34е грантларга ия булды. Сөтчелек юнәлешендәге 18 проект, эре мөгезле терлек симертү буенча 4 проект, 30 башка исәпләнгән 1 атчылык проекты, кошчылык буенча 5 мең казга исәпләнгән 1 проект, 2,5 га ябык грунтта яшелчә үстерү буенча 4 проект, 505,8 га бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерү буенча 3 проект, 3,3 га мәйданда җиләк-җимеш культуралары үстерү буенча 2 проект, 18 га җирдә бәрәңге игү буенча 1 проектфинансланачак.

Бөгелмәдән фермер Максим Ильин (30 сыерга исәпләнгән сөт фермасы), 31 балл җыеп, җиңүчеләр исемлегенә керде.

Җиңүчеләр, чыгымнар планы нигезендә, 1,5 млн. сум күләмендә акчалата грантлар алачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: