Бөгелмә авазы

Бөгелмә егетләре китте хезмәткә

Көзге чакырылышның тәмамлануы турында җирле хәрби комиссариат җитәкчесе, подполковник Рафаэль Миңнетдинов хәбәр итте.


Көзге чакырылыш вакытында армиягә Бөгелмә шәһәре һәм районыннан 112 егет китәргә тиеш булган. Фактта 115 егет Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәргә алынган. Шуларның 13е Татарстан шефлык иткән Свердловск өлкәсе Лесной шәһәренә озатылган. Бу атна ахырында Бөгелмә делегациясе Лесной шәһәрендә яшь солдатларның хәрби ант кабул итү тантанасына барачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: