Бөгелмә авазы

Бөгелмә егетләре – ил сагында

Узган көздә Бөгелмә муниципаль районыннан һәм шәһәреннән 113 кеше хәрби хезмәткә алынырга тиеш иде. План үтәлде - 113 егет ил иминлеген сакларга китте. Биремне уңышлы үтәүгә Бөгелмә шәһәр прокуратурасы, эчке эшләр бүлеге, "Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" учреждениесе, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары зур өлеш кертте....

Узган көздә Бөгелмә муниципаль районыннан һәм шәһәреннән 113 кеше хәрби хезмәткә алынырга тиеш иде. План үтәлде - 113 егет ил иминлеген сакларга китте. Биремне уңышлы үтәүгә Бөгелмә шәһәр прокуратурасы, эчке эшләр бүлеге, "Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" учреждениесе, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты һәм авыл җирлекләре башкарма комитетлары зур өлеш кертте.

Россия армиясе сафларына "С" категорияле 29 егет китте (план буенча - 16). Ә тагын 1 егетебез - Президент полкында (В. Иванов), 2се - Семёнов полкында (Р. Фәрхетдинов белән А. Мельников), 1 егетебез (Е. Пантелеев) Преображенский полкында хезмәт итәчәкләр.

Свердловск өлкәсендәге шефлыкка алган 40274 нче хәрби частька 23 бөгелмәле озатылса, Үзәк хәрби округ гаскәрләренә 25 кеше китте.

2016 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы хәрби комиссариатында структур бүлекчәләрнең 2016 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Эш нәтиҗәләре буенча Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре хәрби комиссариаты үз төркемендә мактаулы икенче урынны алганлыгы мәгълүм булды. Гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны оештырудагы уңышлары өчен безнең хәрби комиссариат Татарстан Республикасы хәрби комиссары тарафыннан күчмә Кубок һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде, дип хәбәр итә безгә ТР Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары Р. Миңнетдинов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: