Бөгелмә авазы

Бөгелмә егете Сергей Рыжиков халыкара космик станция командиры булды

64нче озак вакытлы экспедиция 2021 елның апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Бөгелмәдә туган космонавт Сергей Рыжиков станциягә командалык итүне NASA астронавты Кристофер Кэссидидан кабул итте, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Америка космонавты яңа килгән Рыжиковка космик станциядән Америка Destiny модулендә космос станциясеннән алты кешелек экипаж катнашында символик ачкыч тапшырды. Кэссиди һәм ике россияле Анатолий Иванишин белән Иван Вагнер станциядән Җиргә 22 октябрьдә кайтачак. Рыжиков очышны ватандашы Сергей Кудь-Сверчков һәм NASA астронавты Кэтлин Рубинс белән киләсе елның апреленә кадәр дәвам итәчәк. Ноябрьдә аларга дүрт кешедән торган Crew Dragon корабле экипажы кушылырга тиеш - америкалылар Майкл Хопкинс, Виктор Гловер һәм Шэннон Уолкер, шулай ук япон Соити Ногути.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: