Бөгелмә авазы

Бөгелмә егете Марат Ганиев хәбәрсез югалган солдатларны эзләү белән шөгыльләнә башлап, үзенең яңа сәләтләрен ачты.

Бөгелмә районы Акбаш авыл җирлегендә яшәүче Марат Ганиев, яу кырында ятып калган билгесез солдат җәсәдләрен эзләп табу эшенә кушылып киткән. Ул тимер юлда электромонтер булып эшли һәм менә инде дүрт елдан артык сугышчылар күмелгән урыннарны казу белән шөгыльләнә.

Барысы да аның тарих белән мавыгуыннан башланып китә. Бервакыт якташыбыз Әлмәтнең Десант эзтабарлар отряды вәкилләре белән таныша, алар аңа үзләре белән Волгоградка экспедициягә барырга тәкъдим итәләр. Марат Вәлиевич ул чакта отпускыда булган, шуңа күрә, озак уйламый гына, биштәренә кирәк-яраклар тутырып, машинасына бензин салып, юлга чыккан.

Волгоград өлкәсе территориясендә эзләнү экспедицияләре даими оештырыла. Аларда Россиянең төрле төбәкләреннән волонтерлар катнаша. Башта мин төркемнәр составында, шул исәптән Бөгелмә-эзләнүҗирле  команда белән бергә бардым. Аннары мөстәкыйль рәвештә үзем генә дә чыккалый башладым. Шул вакыттан бирле еллык һәр отпускымны диярлек  эзләнү-казыну эшләрендә үткәрәм, дип сөйли Акбашта яшәүче  ир-егет.

Сугышчыларның җәсәдләрен эзләгәндә, Марат Ганиев элекке ысулларга, әйтик очлыклары төрле булган озын тимер чыбыкларга өстенлек бирә. Мондыйлардан 30 ел элек үк файдаланганнар инде. Әйтүенә караганда, хәзер күп кенә волонтерларның заманча җиһазлары бар. Берәүләре металл эзли торган кыйммәтле кораллардан файдалана, икенчеләре махсус компьютер программаларыннан. Мәсәлән, кайбер отрядлар окопларның иске карталарда сакланган схемаларын аэрофотосурәткә сала. Бу совет солдатларының җәсәдләре күмелгән урыннарны гаҗәеп төгәллек белән билгеләргә мөмкинлек бирә. Сугышта һәлак булганнарның гәүдәләрен еш кына окопларда яки снарядлар һәм авиабомбалар төшкән чокырларга күмгәннәр бит.

Волгоградта эзләнү экспедицияләре ике атнага якын дәвам итә. Волонтерлар палаткалы лагерьда яшиләр. Армиядәге кебек иртәнге алтыда торалар. Бер сәгатьтән соң экспедиция җитәкчесе төркемнәргә участоклар бүлеп бирә, куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрә. Кайбер отрядларның учакны сүндерми тоту, ризык әзерләү өчен җаваплы кешеләре кала, калган команда әгъзалары казу эшләренә чыга.

Әлбәттә, процесс физик яктан авыр. Көн буе 35 градуслы челләдә көрәк белән эшләп кара әле. Бервакыт минем белән таза гына егет барган иде. Алты сәгать эшләгәч, машина күләгәсенә ятты һәм башкача җир казырга көче юклыгын әйтте, – дип сүзен дәвам итә Марат Вәлиевич. – Караңгы төшүгә, командирлар кичке җыенга бара. Алар экспедиция башлыгына башкарылган эшләр турында хисап тоталар, сугышчыларның  җирләнгән урыннары һәм табылган шәхси әйберләре турында хәбәр итәләр. Барысы да документлаштырыла. Җәсәдләрне буш патрон гильзаларында яки капсулаларда яшерелгән язмалар, алюмин кашыклар һәм башка кайбер предметлар буенча ачыклап була. Мондый очракларда сөякләрне аерып куябыз. Аннан соң һәлак булганнарның туганнарын эзлиләр һәм, табылган очракта,аларны җирләү процессына чакыралар. Солдат җәсәдләрен идентификацияләп булмый икән, туганнар каберлегендә җирлиләр. Узган ел Волгоградта 1 139 кешенең җәсәдләре табылган, шуларның 40ка якынының кем икәнен ачыклау мөмкин булган.

Бөгелмә эзтабары үзенең беренче тапкан солдат каберен әле дә хәтерли. Скелеты буенча фикер йөрткәндә, ул яшь егет булган. Язмабыз герое әйткәнчә, сөякләре буенча кешенең яшен, өч-дүрт ел аерма белән, шактый төгәл ачыклап, җенесен дә билгеләргә була икән. Волгоград җирендә казу эшләре вакытында Марат Ганиев 50дән артык сугышчы җәсәдләрен таба.

Табылдыкларының бер өлешен ул реставрацияләп, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Түбән Кама мәдәният учреждениеләренә бүләк итә. Мәсәлән, үзебезнең шәһәрнең Туган якны өйрәнү музеена ул шартлаган снаряд, солдат каскасы һәм Бөек Ватан сугышы чорында медикаментлар өчен футлярлар тапшырды. Кайбер экспонатларны үзенең өй коллекцияләрендә саклый.

Волгоградтан тыш, эзләнү экспедицияләре Орел, Смоленск, Белгород өлкәләрендә һәм Россиянең канкойгыч сугышлар узган Россиянең башка төбәкләрендә оештырыла. Эшләрнең әле иге-чиге юк, чөнки һәлак булган күп кенә сугышчыларның җәсәдләре бүгенге көнгәчә табылмаган әле.

Марат Ганиев хәзер башка бөгелмәле-фикердәшләре белән бергә чираттагы экспедициягә әзерләнә. Эзтабарларның максаты үзгәрешсез – сугыш кырларында ятып калганнарның туганнар каберлекләрен табу һәм аларны, бөтен шартын туры китереп, кешечә җирләү. Шул рәвешле, үз гомерләре бәрабәренә киләчәк буыннар өчен тынычлыкны яулаган Бөек Ватан сугышы солдатларына хөрмәт күрсәтергә кирәк.

Күптән түгел Смоленск өлкәсенең Кардымо районы Ратча кичүе районында эзтабарлар хәрәкәте әгъзалары Ключи авылында туган һәм Бөгелмә хәрби комиссариатыннан хезмәт итәргә чакырылган Сухомяткин Александр Ипполитовичның җәсәден таптылар. Аны фляжкасына сырлап-сыдырып язылган исем-фамилиясе буенча ачыклаганнар. Солдатның туганнарын эзләп табып, Смоленск өлкәсенә аларны ул солдатны хөрмәтләп җирләү тантанасына чакырганнар инде.

Вячеслава Дементьева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: