Бөгелмә авазы

Бөгелмә егете – дөньяда беренче

Иран башкаласы Тәһранда аз ишетүче спортчылар арасында грек-рим көрәше буенча дөнья чемпионаты узды. Россия җыелма командасы составында илебез данын бөгелмәле - "Факел" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Бөгелмә төзелеш-техник көллияте студенты Ленур Абдуллин яклады. Ул 54 килограмм авырлык категориясендә чыгыш ясап, Төркия һәм Ираннан булган көндәшләрен җиңеп, пьедесталның югары баскычына күтәрелде....

Иран башкаласы Тәһранда аз ишетүче спортчылар арасында грек-рим көрәше буенча дөнья чемпионаты узды. Россия җыелма командасы составында илебез данын бөгелмәле - "Факел" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Бөгелмә төзелеш-техник көллияте студенты Ленур Абдуллин яклады. Ул 54 килограмм авырлык категориясендә чыгыш ясап, Төркия һәм Ираннан булган көндәшләрен җиңеп, пьедесталның югары баскычына күтәрелде. Ленур 2014 елда дөнья беренчелегендә - беренче, 2015 елда Европа беренчелеге ярышларында җиңеп, Алтын медальгә лаек булган иде инде. Чемпионның җитәкчесе - Россиянең атказанган тренеры Рәис Садыйков. Егет үзенең бу олы казанышын Бөек Җиңүгә багышлаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: