Бөгелмә авазы

Бөгелмә егете Александр Красных Рио-де-Жанейрода үтәчәк Олимпия уеннарында катнашачак

Допингка тикшерү узган Россия спортчылары арасында Александр Красных та бар. Спортчының "допинглы хәлләрдә" катнашмавы ачыкланган һәм аңа Олимпия уеннарында катнашырга рөхсәт бирелгән. Александр Красных спортта халыкара класслы оста исемен йөртә. Һәм юкка гына түгел. Бу чемпионатта 200, 400, эстафетада 4х200 метр арага ирекле ысулда катнашучы 20 яшьлек Бөгелмә егете 2013...

Допингка тикшерү узган Россия спортчылары арасында Александр Красных та бар. Спортчының "допинглы хәлләрдә" катнашмавы ачыкланган һәм аңа Олимпия уеннарында катнашырга рөхсәт бирелгән. Александр Красных спортта халыкара класслы оста исемен йөртә. Һәм юкка гына түгел. Бу чемпионатта 200, 400, эстафетада 4х200 метр арага ирекле ысулда катнашучы 20 яшьлек Бөгелмә егете 2013 елда Европа беренчелегендә 200 метрга йөзүдә - алтын, 2014 елгы Берлиндагы Европа чемпионатында - көмеш, 2014 елда кыска сулыкта уздырылучы дөнья чемпионатында бронза медаль яулаганы бар. Александр - соңгы Россия чемпионатының да ике тапкыр чемпионы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: