Бөгелмә авазы

Бөгелмә эчке эшләр бүлегендә Халыкара Өлкән яшьтәгеләр көне уңаеннан совет милициясе ветераннарын җылы тәбрикләделәр

Бөгелмә эчке эшләр бүлегендә Халыкара Өлкән яшьтәгеләр көне уңаеннан совет милициясе ветераннарын җылы тәбрикләделәр. Бүлек начальнигы Ринат Билалов инициативасы буенча һәм аның ук ярдәме белән лаеклы ялда булган өлкән яшьтәге хезмәткәрләргә азык-төлек тупланмалары тапшырылды. Кадрлар бүлегеннән Зөлфия Шәрипова җитәкчелегендә аларны ветераннарның өйләренә илтеп тапшырдылар, бүлек җитәкчелеге, ветераннар советы исеменнән котлау...

Бөгелмә эчке эшләр бүлегендә Халыкара Өлкән яшьтәгеләр көне уңаеннан совет милициясе ветераннарын җылы тәбрикләделәр.

Бүлек начальнигы Ринат Билалов инициативасы буенча һәм аның ук ярдәме белән лаеклы ялда булган өлкән яшьтәге хезмәткәрләргә азык-төлек тупланмалары тапшырылды. Кадрлар бүлегеннән Зөлфия Шәрипова җитәкчелегендә аларны ветераннарның өйләренә илтеп тапшырдылар, бүлек җитәкчелеге, ветераннар советы исеменнән котлау сүзләре ирештерделәр. Инде бакыйлыкка күчкән хезмәткәрләребезнең толлары да игътибардан читтә калмады. Һәммәсенә дә иң җылы сүзләр җиткерелде, изге теләкләр әйтелде. "Иң мөһиме­­ ­- сәламәтлек, имин тормыш һәм бала-оныкларның кайгыртучанлыгын тоеп яшәү", ­ ­­- фикерләр шулай уртак иде. Бу көннәрдә инде гаять олы яшьтә булган ветераннарыбыз: Юрий Жихарев, Сергей Сазонов, Николай Детков, Василий Лунёв, Владимир Шабет, Михаил Касикин ­һәм башкалар да аерым игътибар үзәгендә булдылар.

Ветераннар шулай ук Техника йортында оештырылган бәйрәм концертына да чакырулы иделәр. Ю. Хафизова җитәкчелегендәге бал биюләре студиясе артистлары, Г. Рыжова һәм В. Савельев җитәкчелегендәге ветераннар хоры, "Ивушка" халык ансамбле чыгышларын ветераннар көчле алкышлар белән бәяләделәр.

Өлкән яшьтәгеләр көне быел шулай истә калырлык булып, ел дәвамында күңелләрне җылытып торырлык тәэсирләр белән узды.

Владимир ПАРШИН,

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе.

Руслан Уразбаев фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: