Бөгелмә авазы

Бөгелмә делегациясе – Ютазы районы  Иске Каразирек авылында мәчет ачу катнашты

Тантанада мәдрәсәне тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды.

Чараның мактаулы кунаклары арасында ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мөхтәсибләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфигуллин катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, үзизоляция режимы гамәлдә булган вакытта Ютазы районының Иске Каразирек авылында мәчет янган иде. Республикадагы барлык кардәшләребез тырышлыгы белән нибары бер айдан артык вакыт эчендә мәчет торгызылды да. Яңартылган мәчетне ачу ТР мөселманнары җитәкчесе катнашында, аның эшлекле сәфәре кысаларында башкарылды.

Эшлекле сәфәре төгәлләнгәндә, Камил хәзрәт Сәмигуллин Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсен тәмамлаган 35 кешегә дипломнар тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: