Бөгелмә данын 7 нче гимназия укучысы яклаган

27 мартта Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясендә халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясе булып узды. Әлеге чара быел икенче тапкыр оештырылды. Конференция Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча...
27 мартта Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясендә халык язучысы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның II республика конференциясе булып узды. Әлеге чара быел икенче тапкыр оештырылды. Конференция Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Конференциядә катнашучылар 3 төрле номинациядә (журналистика, фәнни эшләр, драматургия) көч сынашты. Фәнни-иҗади эшләрне республиканың күренекле сәнгать әһелләре, галимнәр һәм журналистлар бәяләде.
Әлеге тантанада Бөгелмә данын 7 нче гимназиянең 10 "Б" сыйныфы укучысы Айдар Шәрипов яклады. Ул "Үзем сайлаган язмыш" номинациясендә "Туфан Миңнуллин публицистикасында авыл темасы" дигән темага чыгыш ясап, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аны әзерләүдә татар теле укытучылары Ә.Д. Мөкминова һәм Ф.Г. Камалтдинова зур көч куйдылар. Фәнни-эзләнү эшләре номинациясендә дәрәҗәле урын яулаучыларга бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов үзе тапшырды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 19:42Татарстанда коронавирустан күмәк вакцинация башлана Рөстәм Миңнеханов республикада прививка ясау пунктларын арттырырга һәм сәнәгать предприятиеләрендә бу мәсьәлә буенча эшләрне активлаштырырга йөкләде.2300
-
16 гыйнвар 2021 - 17:23Татарстан АССРның атказанган артисты Анна Ларина Бөгелмә Туган якны өйрәнү музее газета укучыларны шәһәребезнең күренекле кешеләре белән таныштыруын дәвам итә.3900
-
16 гыйнвар 2021 - 16:37Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы чыршыларны өйдә язга кадәр тотмаска киңәш итә Табигый һәм ясалма чыршылар да янгын куркынычы тудыра, ди коткаручылар.4500
-
16 гыйнвар 2021 - 14:59Рөстәм Миңнеханов ТКХ өчен зур суммалар турында: Һәр мөрәҗәгатькә җавап бирергә кирәк Президент ассызыклаганча, бу мәсьәлә буенча халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк.4900
-
16 гыйнвар 2021 - 13:27Светлана Рагулина: “Бөгелмә урамнарындагы сукбай этләрнең бер көндә генә бетәсе юк” Узган елның 11 аенда 213 бөгелмәле төрле җәнлекләр һөҗүменә дучар булган. Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегендә нәкъ әнә шул сан теркәлгән. Һөҗүм иткәннәр арасында сукбай этләр дә, йорт хайваннары да бар.4400
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
13 гыйнвар 2021 - 09:35Бөгелмә муниципаль район башлыгы прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
-
11 гыйнвар 2021 - 09:46Бөгелмәдә Лекторий территориясендә «Исәнме, Яңа ел!» күңел ачу чарасы узды
-
16 гыйнвар 2021 - 15:14БСТК студентлары 12 компетенциядә WorldSkills Russia призерлары булдыларБөгелмә төзелеш-техник көллиятендә 2020 елда «Яшь профессионаллар» төбәк һәм милли чемпионатында катнашуга йомгак ясадылар.8100
-
14 гыйнвар 2021 - 13:36Суык Чишмә авылында үзара салым кертү акчасына балалар мәйданчыгы урнаштырылачак Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров язгы-җәйге чорда балалар мәйданчыгы сатып алыначак һәм урнаштырылачак ышандырып әйтте.32200
-
15 гыйнвар 2021 - 11:18Бөгелмәлеләр коронавируска каршы вакцинация уза Беренче булып «Спутник-V» прививкасын медицина хезмәткәрләре алды.24800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:17“Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе” генераль директоры җылылык өчен түләүләрнең үсеше мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде Бөгелмә халкын декабрь ае өчен килгән исәп-хисап счетлары гаҗәпләндерде. Анда җылылык өчен түләү 30%ка арткан. Шундый ук хәл Казанда, Яр Чаллыда,Әлмәт шәһәрләрендә күзәтелә.20700
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.20000
-
15 гыйнвар 2021 - 18:36Татарстанда ваемсызлыкта гаепләп, муниципалитет хезмәткәрләрен җәзага тартачаклар 22 яшьлек хатынны ике айга СИЗОга урнаштырганнар, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә.16200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика