Бөгелмә авазы

Бөгелмә балалар китапханәсе хезмәткәрләре шәһәр халкын бала хокуклары турындагы китаплар белән таныштырдылар

Китапханәчеләр шулай ук «Гаилә академиясе» викторинасын да үткәрделәр.

Һәрберебезнең үз гаиләсе бар. Нәкъ менә гаиләдә без мәхәббәт, җаваплылык, кайгыртучанлык һәм хөрмәтнең нәрсә икәнен аңларга өйрәнәбез. Җәйге көннәрнең берсендә ҮБК хезмәткәрләре Я. Гашек урамына чыгып, ял итүче гаиләләрне «Гаилә академиясе» уен-викторинасында катнашырга чакырдылар. Китапханәчеләр «аңлау» сүзе турында легенда сөйләделәр, аерым мәкаль кисәкләреннән  тулы бер мәкаль җыярга һәм аны укырга тәкъдим иттеләр, шулай ук «Бала хокукларын яклаучы кешеләр кирәкме?» дигән темага чыгыш ясадылар. Ял итүчеләр бала хокуклары буенча тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар һәм балигъ булмаганнарның хокуклары турында буклет алдылар.

НАТАЛЬЯ СУШКОВА

Фото: ЛИЛИЯ СӘЙФУЛЛИНА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: