Бөгелмә авазы

Бөгелмә балалар хастаханәсендә “Минем куанычым” хәйрия акциясе узды.

Бөгелмә үзәк район балалар хастаханәсендә Иреклеләр хәрәкәтен координацион үзәге ярдәмендә, балалар - Әниләр көненә багышлап,"Минем куанычым" дигән хәйрия акциясе уздырганнар.


Бу көнне хастаханәдә ятып дәваланучы балалар "иреклеләр" ярдәме белән, чәчәкләр бәйләмнәре ясадылар һәм яраткан әниләре өчен котлаулар әзерләделәр. Һәрчак кайгыртучан булганнары, сабырлык, мәхәббәт һәм тугрылыклары өчен рәхмәт әйттеләр. Табибка приемга килүчеләр сабыйларга һәм аларның әниләренә ихлас теләкләр, ныклы сәләмәтлек теләделәр. Үзәк вәкилләре моның белән генә чикләнмәде, алар Бөгелмә балалар тудыру йортына кереп, булачак әниләрне дә котлап, сәләмәтлек теләп чыктылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: