Бөгелмә авазы

“Бөгелмә авазы” газетасына – 25 ел

Тиздән "Бөгелмә авазы"нда тантана - ул үзенең 25 еллык юбилеен каршыларга әзерләнә.


Шушы узган еллар дәверендә җәмгыятьтә, милләтебез тормышында, язмышында, ил күләмендә, республикабызда искиткеч зур үзгәрешләр кичергәнбез икән, ләбаса.
Беренче чыга башлаган саннарыннан ук милләтнең чын милләт икәнлеген аңлата башлады, ерак дәверләрдән буыннардан-буыннарга мирас булып килгән ана телебез, динебез, гореф-гадәтләребез, бөек шәхесләребез белән һәрдаим таныштырып тора кадерле басмабыз.
Газета булышлыгы белән еллар тузанында басылып яткан тарихыбыз кире үзебезгә кайта башлады. Ул үзенең укучыларын менә шушы хәзинәләр белән таныштыра килде. Укучылары белән беррәттән, аның хәбәрчеләре дә ишәя барды. Үз вакытында исемнәренә табу салынган шәхесләребез: язучылар, шагыйрьләр, сәясәтчеләр, күренекле якташларыбыз белән дә "Бөгелмә авазы" битләрендә "күрешә" әбунәче.
Төрле авырлыкларны җиңеп, 25 ел дәвамында милләтебезгә хезмәт иткән журналистларга моннан ары да яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын. Яшәсен газетабыз. Үз йөзебезне үзебез саклап калмасак, безгә башка берәү дә ярдәм итмәячәк, хөрмәтле милләттәшләрем. Шулай булгач, 2016 елның беренче яртысына да дәррәү язылыйк әле безнең белән саф татар телендә "сөйләшүче" "Бөгелмә авазы"на!
…Төн димә, уят, былбылым,
Арыган күңелем йокласа.
Күр, сездәге саф энҗеләр
Тирәндә икән, ләса!..
(Роберт Әхмәтҗанов).

Һәрбарчагызга - газета укучыларга да, басманы кызыклы итү юлында армый-талмый эшләүче журналистларга да эш-гамәлләрендә уңышлар теләп калам. Сау-сәламәт булыгыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: