Бөгелмә авазы

"Бөгелмә авазы" радиода кунакта

Бөгелмә татарлары милли телебездә сайраган “Сандугач” радиосын әле бүген дә юксынып искә ала. Безнең, сезнең өчен шатлыклы хәбәр бар! Татар теле радиога әйләнеп кайтты дисәк тә була.

26 октябрьдә Бөгелмәнең “Шансон 103 FM” дулкыннарында “Якташ” дип исемләнгән өр-яңа тапшыруы башланып китте. Аның авторы – районыбыз халкына таныш, күпеллар телевидениедә “Изһар” татар яңалыклары редакторы, алып баручысы булган, “Бөгелмә авазы” газетасында да эшләп киткән Алсу Мөкатдәс.

Тапшыруның максаты – телгә кагылган мәсьәләләрне күтәрү, милләт вәкилләре белән очрашу, аралашу һәм татар йолалары турында сүз алышу.

Тапшыруның беренче чыгарылышына Әлмәт татар драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева чакырылды.

Икенче тапшыру кунагы “Бөгелмә авазы” газетасы баш мөхәррире Ләйсән Бикбулатова булды. Газетаның үткәне, аның тарихында эз калдырган шәхесләре – мөхәррирләре, бүгенге коллективы һәм яшәеше турында сөйләштеләр.

“Якташ” тапшыруының гомере озын булсын, бөгелмәлеләрне татар телендә яңгыраган җырлар сөендереп торсын дигән теләк юллыйбыз.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: