Бөгелмә авазы

Бөгелмә ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 851 тапкыр чыктылар

Медиклар 116 тапкыр балаларга чыктылар.

Узган атнада, 25 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр, Бөгелмә ашыгыч медицина ярдәме станциясенең ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 851 тапкыр, шул санда балаларга 116 тапкыр чыктылар.
Ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен медиклар 381 тапкыр чыктылар, шул санда авыруларны ташу белән. Шуларның 33се-бәхетсезлек очраклары аркасында, шул исәптән 4се - балалар катнашында.
6 юл-транспорт һәлакәтендә 8 кеше зыян күрде, шул исәптән 2 бала. Шуларның 5се Бөгелмә РҮХнең кабул итү бүлмәсенә, шул исәптән 1 бала хастаханәгә озатылды.
Җәмәгать урыннарына ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 28 тапкыр чыктылар, шул санда балалар катнашында - 5 очракта.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: