Реклама
Бөгелмәлеләр урман утырту акциясенә кушылды. Октябрьдә Татарстанда “Бердәм урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе башланып китте. Массакүләм чаралар Бөгелмә районының берничә урынында узды.
- Петровка участок урманчылыгы Забугоровка, Ефановка, Кече Бөгелмә, Покровка, Исаково, Спас, Татар Суласы, Акбаш станциясе территорияләрен үз эченә ала. Урыннарны ел саен урман төзелеше системасы вәкилләре карап чыга. Алар кисәсе, утыртасы урыннарны билгелиләр. Әлеге участокта агачлар сирәк, шуңа күрә биредә урман культуралары булдырырга кирәкдигән карар чыгарылды, дип җиткерде Петровка участок урманчылыгы урманчысы Сергей Дятлов.
- Каен орлыгы җыеп, май аенда теплицага утырттык. Көзгә инде алар утыртырлык дәрәҗәгә үсеп җитте. Үстерү җиңел эш булмаса да, каяндыр алып кайткан үсентеләргә караганда, сыйфатлырак һәм ышанычлырак, – дип белдерде Сергей Дятлов.
- Акциядә катнашырга теләгән һәркемгә үсентеләр тапшырдык. Балалар бакчалары, төрле оешмалар бик теләп катнашты. Балалар паркында һәм Гоголь урамының 38нче йорты буенда урнашкан түтәлләргә агач утыртылды. Үсентеләр – юкә һәм балан. Алар Бөгелмә урманчылыгы питомнигыннан һәм урманнарда куе булган урыннардан алынды, – дип җиткерде Бөгелмә урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Артем Улаев.
Автор һәм Оксана Гайсина фотолары.