Бөгелмә авазы

Безнекеләр калышмый

Казан шәһәрендә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм миниcтрлыгының актлар залында "ТР спорт мәктәбенең иң яхшы балалар тренеры - 2013" җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Конкурста республиканың 69 учреждениесеннән 111 тренер-укытучы катнашты. Ул ике юнәлешне - спортның олимпия һәм олимпиягә бәйле булмаган төрләрен үз эченә алды. Җиңүчеләр 3 номинациядә бүләкләнде: "Күмәклек"...

Казан шәһәрендә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм миниcтрлыгының актлар залында "ТР спорт мәктәбенең иң яхшы балалар тренеры - 2013" җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.

Конкурста республиканың 69 учреждениесеннән 111 тренер-укытучы катнашты. Ул ике юнәлешне - спортның олимпия һәм олимпиягә бәйле булмаган төрләрен үз эченә алды. Җиңүчеләр 3 номинациядә бүләкләнде: "Күмәклек" ("Массовость", балалар белән беренче этапта эшләүче транер-укытучылар арасында), "Осталык" ("Мастерство", балалар белән укыту-әзерләү этабында эшләүче тренер-укытучылар арасында), "Камиллек" ("Совершенство", балалар белән югары спорт осталыгы этабында эшләүче тренер-укытучылар арасында).

Йомгаклау этабында барлыгы 33 кеше бүләкләнде. "Осталык" номинациясендә икенче урынны Крюков Владимир Павлович яулады. Ул Бөгелмә шәһәренең 1 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә пауэрлифтинг буенча тренер-укытучы булып эшли.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: