Бөгелмә авазы

Безнекеләр "Дакар-2016"ның махсус участогында җиңеп чыккан

Эдуард Николаев экипажы КАМАЗда "Дакар-2016" ралли-рейдының бишенче махсус участогын җиңеп чыкан.

Кичә ярышта катнашучылар Аргентинаның Жужуй шәһәреннән Боливиянең Уюни каласына кадәр булган 321 километр араны уңышлы узган. Җиңүчедән 2 минут 35 секундка Мартин Коломы калышкан. Гомуми исәп буенча, хәзергә иң яхшы нәтиҗә - Айрат Мәрдиевтә, ул бишенче урынны алып тора. Ә Николаев экипажы гомуми зачетта - җиденче баскычта. Бүген катнашучылар 520 километрлык араны узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: