Бөгелмә авазы

Безне котлыйлар

Хөрмәтле "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелемнән газетаның 25 еллык юбилее белән тәбрик итәм!


"Бөгелмә авазы" телебезне саклауга, яраткан шәһәребез һәм районыбызда милләтара дуслыкны ныгытуга, халкыбызда югары әхлак тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Газета һәр санында Бөгелмә шәһәренең һәм районының үсеше, җәмгыятебезнең уңышлары, танылган шәхесләребез турында яза, тормышның актуаль мәсьәләләрен күтәреп чыга, хезмәт батырларын мактый. "Бөгелмә авазы" - кыю, туры сүзле, төпле фикерле, гадел газета. Газетаның иҗат коллективы үз алдына зур максатлар куеп, яңалыкка омтылып, матур планнар белән яши.Сезгә киләчәктә дә зур иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет, иминлек телим. Фикерегез һәрвакыт кыю, каләмегез үткен, укучыларыгыз күп булсын.

Наил МӘҺДИЕВ,

Чаллы шәһәре хакиме.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: