Без шушы шәһәрдә яшибез!

Һәр кешенең үз йөзе, холык-фигыле, гомер юлы булган кебек, һәрбер шәһәрнең дә үз урамнары, үткәне һәм бүгенгесе бар. Ярослав Гашек музее хезмәткәрләре өлкән яшьтәгеләр өчен Бөгелмә шәһәре буйлап виртуаль экскурсия оештырдылар. "Без шушы шәһәрдә яшибез" чарасын "Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүче 50гә якын кеше карады. 235 яшен тутырган үзе борынгы,...
Һәр кешенең үз йөзе, холык-фигыле, гомер юлы булган кебек, һәрбер шәһәрнең дә үз урамнары, үткәне һәм бүгенгесе бар. Ярослав Гашек музее хезмәткәрләре өлкән яшьтәгеләр өчен Бөгелмә шәһәре буйлап виртуаль экскурсия оештырдылар.
"Без шушы шәһәрдә яшибез" чарасын "Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүче 50гә якын кеше карады.
235 яшен тутырган үзе борынгы, үзе яшь шәһәребез искиткеч матур икән бит! Уникаль фотографияләр, архив матераллары белән танышкач, бөгелмәлеләр моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инандылар. Бер сәгатькә якын дәвам иткән слайд-шоуга музей методисты Вера Дятлова аңлатмалары бик урынлы булды.
Ветераннарга Бөгелмә бистәсенең барлыкка килү, аэропорт һәм тимер юллар төзелү тарихы, урамнарның элеккеге атамалары, тарихи биналар һәм архитектура һәйкәлләре турында сөйләделәр. Моннан тыш, Бөгелмәдәге хәрби госпиталь, мәдәният һәм ял паркларына нигез салучылар, "ТатНИПИнефть" институты, нефть һәм машина төзү предприятиеләре, спорт корылмалары, шәһәребезнең башка үзенчәлекләре турында да күп кызыклы мәгълүматлар бәян ителде.
Пенсионерлар экскурсовод сөйләгәннәрне бик кызыкысынып тыңладылар, үзләре дә күп сораулар бирделәр, шәһәр тормышына кагылышлы хатирәләре белән уртаклаштылар. Рәзилә ШАКИРОВА.
Анна Грдеева фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 19:15Иртәгә Татарстанда болытлы һава торышы булачак Төнлә кар явачак, аерым районнарда буран булырга мөмкин.5400
-
8 март 2021 - 17:39Татарстан юлында ике машина катнашындагы авариядә ике кеше үлгән, берсе - хастаханәдә Автоледи идарәсен югалтып каршы як полосага чыккан һәм йөк автомобиле белән бәрелешкән.5700
-
8 март 2021 - 16:16Нәфисәдән – нәфис сүз Татарстан Республикасында Президентыбыз каршында эшләп килүче Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Туган телләр елы уңаеннан әдәби әсәрләрне сәнгатьле итеп укучылар өчен “ТАТАR CҮЗЕ” дигән нәфис сүз сөйләү бәйгесе игълан итүе һәм анда барлыгы дүрт меңгә якын кеше катнашуы турында газетада хәбәр иткән идек инде.5200
-
8 март 2021 - 14:04Бөгелмә районы мөхтәсибәте «Азан-2021» бәйгесендә катнашырга чакыра. Чара 21 март көнне түбәндәге адрес Бөгелмә шәһәре Үзәк мәчетендә үтәчәк: Кызыл Бистә урамы, 68.3700
-
4 март 2021 - 10:26Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар
-
4 март 2021 - 09:14«Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» ДАССУ йомгаклары
-
20 февраль 2021 - 11:51Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
8 март 2021 - 10:41Сергей Рыжиков ХКС бортыннан хатын-кызларны бәйрәм белән котладыВидео "Роскосмос" битендә урнаштырылган.7900
-
7 март 2021 - 12:09ЗАГСта Алтын туйларын билгеләп үтүче Стехиннарны котладылар Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров исеменнән юбилярларга котлау хаты тапшырылды. Истәлекле вакыйга хөрмәтенә аларның исемнәре Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына кертелде.22400
-
7 март 2021 - 10:18Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге Иҗтимагый совет әгъзалары полиция хезмәткәрләрен 8 Март бәйрәме белән котладылар Хатын-кызларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр һәм гаиләләрендә нык сәламәтлек, карьера үсеше, теләкләренең чынга ашуын, эшләрендә уңышлар теләделәр.13900
-
7 март 2021 - 18:54Бөгелмә судында Евгений Деданинны үтерү эше буенча шаһитлардан сорау алу уздырганнар Җинаять узган елның 1 сентябрендә күмәртәләп сәүдә итү базасында булган иде.11400
-
7 март 2021 - 17:29Россиядә билетсыз балаларны транспорттан төшереп калдыру тыелды Яңалык өлкәннәр озата барган балигъ булмаган пассажирларга кагылмый.10700
-
7 март 2021 - 08:26Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (8–14 март) 8 марттан 12 мартка кадәр ай кими. Бу көннәрдә, күптән планлаштырылган булсалар да, теләсә нинди җитди һәм мөһим эшләрдән баш тарту яхшырак. Үзегезгә рухи яктан да, физик яктан да ял бирегез!8600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика