Бөгелмә авазы

Берьюлы ике хозур

Быел Татар мәдәният үзәгендә узган Корбан ашы берьюлы һәм дини, һәм дөньяви чараларны берләштереп, диннең дә, мәдәният һәм әдәбиятның да милләтне саклауга, милли аңны үстерүгә, калебләрне сафландыруга юнәлгән көч икәнлеген күрсәтүе белән үзенчәлекле булды.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Мөселманнарның олуг бәйрәме уңаеннан ел саен уздырыла торган традицион Корбан ашы быел шартлы рәвештә ике өлештән торып, аның беренчесендә Бөгелмә мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рәфис хәзрәтнең кыска, әмма бик тә мәгънәле вәгазеннән һәм Коръән аятьләре укуыннан башланып китте.
Шәһәр ветераннар советы рәисе Камил ага Солтанов исә җыелган җәмәгатьне ветераннар оешмасының бүгенге эше белән таныштырды. "Дуслык" клубы әгъзалары (җитәкчесе Чәчкә Сәлимова) тырышлыгы белән әзерләнгән мул табында корбан ашын ашап, дога кылынгач, очрашуның икенче өлеше башланып китте.
"Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсенең киңәйтелгән утырышы иде ул. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында күркәм мәҗлеснең дәвамы рәвешендә узган бу очрашуда берләшмә җитәкчесе Флюра Шәрипова инде мәрхүм язучы-шагыйрьләрне искә алды, "Илһам чишмәләре" җыентыгында басылып чыккан авторлардан Ягсуп Мортазинның - дүртьюллыкларын, Дамир Асыловның бер хикәясен укыды. Кичәдә шулай ук Әлфинур Шәвәлиева, Рәмзия Галимова да чыгыш ясадылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: