Бөгелмә авазы

Беренче Президент рәхмәт юллый

Якташыбызның Хөсәен ага Әбүнәгыймов бу көннәрдә зур шатлык хисләрен яшерә алмый. Аның "Спешите делать добро" дигән китабын укыган Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Җөмһүриятебезнең беренче Президенты Минтимер Шәймиевтан хат алган ул. "Миңа тапшырган бүләк китабыгыз, кызыклы фикерләрегез һәм җылы сүзләрегез өчен Сезгә олы рәхмәтемне юллыйм. Сезнең тормыш тәҗрибәгез, ихтыяр көчегез, дисмтәләрчә...

Якташыбызның Хөсәен ага Әбүнәгыймов бу көннәрдә зур шатлык хисләрен яшерә алмый.
Аның "Спешите делать добро" дигән китабын укыган Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Җөмһүриятебезнең беренче Президенты Минтимер Шәймиевтан хат алган ул. "Миңа тапшырган бүләк китабыгыз, кызыклы фикерләрегез һәм җылы сүзләрегез өчен Сезгә олы рәхмәтемне юллыйм. Сезнең тормыш тәҗрибәгез, ихтыяр көчегез, дисмтәләрчә еллар буе кешеләргә сәламәтлеккә юл күрсәтеп яшәвегез зур игътибарга һәм тирән ихтирамга лаек дип саныйм.

Матур һәм мәгънәле шигырьләрегезне, эчтәлекле язмаларыгызны укып, талантыгызга чын күңелдән сокландым. Уй-теләкләрне шигырь юлларына сала белү - үзе бер бәхет бит ул!

Сезгә сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш һәм алга таба да иҗат шатлыгы телим", - диелә ул хатта.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: