Бөгелмә авазы

Бензин сал да машина от!

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде. Быел "Татнефть" АЗСларыннан файдаланучы клиентларны "Chevrolet Captiva" һәм "Chevrolet Aveo" машиналары, 3 мең сумлык номинал белән 135 ягулык картасы, көнкүреш электроникасы кибетләре товарларына 15 мең сумлык 45 сертификат көтә. Болардан тыш, станцияләрдә меңнәрчә клиентларга шунда ук күренә торган приз - 5 литр ягулык салу мөмкинлеге бирелә. "ХОК-2014"...

Әлфинур Шәвәлиева әзерләде.
Быел "Татнефть" АЗСларыннан файдаланучы клиентларны "Chevrolet Captiva" һәм "Chevrolet Aveo" машиналары, 3 мең сумлык номинал белән 135 ягулык картасы, көнкүреш электроникасы кибетләре товарларына 15 мең сумлык 45 сертификат көтә. Болардан тыш, станцияләрдә меңнәрчә клиентларга шунда ук күренә торган приз - 5 литр ягулык салу мөмкинлеге бирелә.
"ХОК-2014" лотерея билеты 1 февральдән 30 апрельгә кадәр "Татнефть" автозаправка станцияләрендә үз акчасына, яисә банк карталары, бүләк сертификатлары буенча 30 литр я аннан да күбрәк бензин, дизель ягулыгы, сыек газ салган җиңел машиналар, 100 литр дизель ягулыгы салган йөк машиналары, йөк һәм пассажирлар йөртүче, махсуслашкан автотранспорт хуҗаларының һәммәсенә дә бирелә.
Лотерея уеннарында катнашу өчен билеттагы скрэтч-катламны сөртеп, анда язылган номерны www.akbarsloto.ru сайтында түләүсез теркәргә кирәк. Скрэтч-билетның ике ягы саклаулы катламнан тора.
Шунысы игътибарга лаек, урында ук 5 литр бензин оту әлеге лотереяның "ХОК" акциясендә олы отышлар уенында катнашуына киртә куймый.
15 мең сумлык сертификатларны һәм 3 мең сумлык ягулык карталарын уйнату, 3 февральдән башлап, көнаралаш үткәрелә. Ә инде суперприз - машиналар 2015 ел-ның 7 мае көнне Казанда уйнатылачак. Отышка ия булган кешеләргә бу турыда телефоннарына акцияне оештыручылар турындагы мәгълүмат белән смс-хәбәр җибәрелә. Лотереяны җаваплылыгы чиклән-гән "Компания "Наис" җәмгыяте оештыра, акциянең партнёры - "Ак Барс" хоккей клубы.
Димәк, "Татнефть" ягулык салу станцияләренә рәхим итегез: бензин салыгыз да бүләк отыгыз!
Хөрмәтле клиентлар! Алдан ук кисәтәбез: "ХОК-2015" акциясе шартлары турындагы мәгълүматларны 8-800-5555-911 номеры аша "Татнефть" станцияләре "кайнар линия" телефоны аша белешә аласыз. Акция барышында мошенниклык очраклары була икән, бу хакта безгә хәбәр итүегезне сорыйбыз. Искә төшерәбез: приз ота калсагыз, аны алу өчен беркая бернинди акча күчерәсе түгел!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: