Бөгелмә авазы

Бензин кыйммәтләнә

2016 елда ягулык 5-10 % ка кыйммәтләнәчәк.

Бу 1 гыйнвардан машиналарга "Евро-5" стандартлы бензин салуга күчү белән бәйле. Аның экологиягә зыяны юк, составында куркыныч ароматик углеводород бик аз күләмдә санала. Норма буенча "Евро-5" бензины барлык АЗСларда булырга тиеш. Әмма шәһәрләрдә нинди бензин сатуларын билгеләү бик авыр булачак, дип белдерә экспертлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: