Бөгелмә авазы

Белгеч аңлатма бирә: Ана капиталын – инвалид бала ихтыяҗларына

Ана капиталы акчасын инвалид баланы социаль адаптацияләү һәм җәмгыятькә яраклаштыру максатларында да кулланырга була, ягъни Россия Федерациясе территориясендә әйләнештә булган товар һәм хезмәтләр өчен тотылган чыгымнарны, әгәр алар инвалид баланың медицина-социаль экспертиза (МСЭ) оешмасы тарафыннан эшләнгән индивидуаль реабилитация һәм абилитация (ИПРА) планында каралган булса, сертификатка хокук бирә торган балага 3...

 

Ана капиталы акчасын инвалид баланы социаль адаптацияләү һәм җәмгыятькә яраклаштыру максатларында да кулланырга була, ягъни Россия Федерациясе территориясендә әйләнештә булган товар һәм хезмәтләр өчен тотылган чыгымнарны, әгәр алар инвалид баланың медицина-социаль экспертиза (МСЭ) оешмасы тарафыннан эшләнгән индивидуаль реабилитация һәм абилитация (ИПРА) планында каралган булса, сертификатка хокук бирә торган балага 3 яше тулганны да көтеп тормастан, ана капиталы исәбенә компенсацияләргә мөмкин. Бу хакта Пенсия фонды бүлеге белгечләре аңлатма бирә.

Ана капиталы акчасын әлеге максатларда файдалану өчен Пенсия фондына гариза язу, дәүләт сертификаты иясенең паспорты, инвалид балага эшләнгән ИПРА, товар я хезмәт чыгымнары суммасын раслый торган документлар, бала өчен алынган товарның барлыгын тикшерү актын бирү, сертификат иясенең кредит оешмасындагы счёт реквизитларын күрсәтү кирәк.

Ана капиталын инвалид баланы социаль адаптацияләү товарлары алырга я күрсәтелә торган хезмәтләргә түләү өчен кулланырга карар кылган гаилә эшне нидән башлый соң?

Иң беренче, инвалид баланың әти-әнисе медицина-социаль экспертизага юллама тутыру өчен - сәламәтлек саклау оешмасына, аннары тиешле исемлектә булган балага кирәкле товар-хезмәт төрләрен ИПРАга кертү өчен МСЭга мөрәҗәгать итәләр.

Шунысы мөһим, Ана капиталы акчасы исәбенә "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында"гы Федераль Законда каралган тәртиптә федераль бюджет акчасы исәбенә бирелә һәм күрсәтелә торган медицина хезмәтләре, исемлектә булган реабилитация чаралары, техник тернәкләндерү чаралары өчен тотылган чыгымнар каплана.

МСЭ оешмасы гаризаны карап, гаилә алырга хокуклы булган товарларны, күрсәтелә торган хезмәтләрне ИПРАга терки (тиешле түләү документлары бирелә торганнарын). Түләү документлары дигәндә, товар алганда - сату-алу килешүе, яисә товар-касса чеклары, товар өчен түләгәнлекне раслый торган башка документлар күздә тотыла. Хезмәт күрсәтелү очракларында - хезмәт күрсәтү турында килешү. Әлеге килешүләр законда күрсәтелгән тәртиптә төзелгән булырга тиеш. Индивидуаль тернәкләндерү программасының товар алган (хезмәт күрсәтелгән) көндә гамәлдә булуы зарур.

Товар алгач (бу хезмәт күрсәтү очрагына карамый), гаилә социаль яклау идарәсенә (социаль хезмәт күрсәтүгә вәкаләте булган органга) мөрәҗәгать итеп, алган товарның чыннан да барлыгын раслый. Мөрәҗәгать иткәннән соң 5 көн эчендә социаль яклау органы вәкиле гаиләгә килә, товапрның барлыгы турында акт төзи, аның бер нөсхәсен гаиләдә калдыра,икенчесе Пенсия фондына тапшырыла.

Шуннан соң сертификат хуҗасы, чыгымнарга компенсация сорап, югарыда саналган документлар белән Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итә һәм, мәсҗәлә уңай хәл ителгән очракта, Ана капиталыннан тиешле сумма ике айдан да соңга калмыйча сертификат иясенең счётына күчерелә.

Ана капиталын инвалид балаларны социаль адаптацияләү һәм җәмгыятькә яраклаштыру максатларында алына торган товар, күрсәтелә торган хезмәт чыгымнарын каплауга тоту тәртибе турында тулырак аңлатманы Пенсия фонды сайтының "Жизненные ситуации" бүлегендә таба аласыз.

Шушы һәм башка сораулар белән Пенсия фондының "кайнар линия"ләренә мөрәҗәгать итәргә була:

Россия Пенсия фонды телефоны - 8 800 775-54-45

ТР ПЕнсия фонды бүлеге телефоны: 8 (843) 279-27-27

Интернет-сайт: www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: