Бөгелмә авазы

Байкерлар Татарстан лидерын байк-шоуга чакыра

"Ночные волки" байкерлар клубы җитәкчесе Александр Залдостанов (Хирург) август аенда Севастопольдә байк-шоу оештырырга җыена. Бүгенге көндә Россиянең мотоцикл яратучылары әлеге чарага әзерләнү өстендә эшли. Бу аңлашыла да. Байкерларның чираттагы җыены 20 еллык юбилейга багышлана икән. "Чара зурдан чыгып ясалачак", -- дип белдерә Александр Залдостанов. Шушы көннәрдә ул Татарстан лидеры Рөстәм...

"Ночные волки" байкерлар клубы җитәкчесе Александр Залдостанов (Хирург) август аенда Севастопольдә байк-шоу оештырырга җыена. Бүгенге көндә Россиянең мотоцикл яратучылары әлеге чарага әзерләнү өстендә эшли. Бу аңлашыла да. Байкерларның чираттагы җыены 20 еллык юбилейга багышлана икән.

"Чара зурдан чыгып ясалачак", -- дип белдерә Александр Залдостанов. Шушы көннәрдә ул Татарстан лидеры Рөстәм Миңнехановка чарага чакыру хаты җибәргән. Күптән түгел Рөстәм Миңнеханов Александр Залдостанов белән чорашкан иде. Әлеге очрашуда байкерлар эшчәнлеге, аларның планнары турында сөйләшүләр барды. Александр Залдостанов бу очрашудан соң: "Рөстәм Миңнеханов алтын кеше, ул үзе дә экстрим яратучы спортсмен, бик кызыклы шәхес, бәлки берәр җирдә узышып та карарбыз әле дип өметләнәм", -- дип әйткән булган.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.
Фото интернеттан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: