Бөгелмә авазы

Башкортстанда 2 яшьлек бала ишегалдыннан чыгып китеп югалган

2013 елгы Илсөяне 70 тән артык полицейский этләр белән эзли. Кичә кич Россия эчке эшләр министрлыгының Баймак районы буенча дежур частена ата-ана кызлары югалу турында хәбәр иткән. Һәлакәт урынына Ярмөхәммәт авылына полиция хезмәткәрләре барды дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. Якынча мәгълүматлар буенча көндез 2013 елгы...

2013 елгы Илсөяне 70 тән артык полицейский этләр белән эзли.

Кичә кич Россия эчке эшләр министрлыгының Баймак районы буенча дежур частена ата-ана кызлары югалу турында хәбәр иткән. Һәлакәт урынына Ярмөхәммәт авылына полиция хезмәткәрләре барды дип хәбәр итә Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Якынча мәгълүматлар буенча көндез 2013 елгы Илсөя Баимова йорт ишегалдында йөргән. Әтисе белән әнисе авыл территориясендә булган, баланы 1938 елгы әби карарга тиеш булган. Соңгы тапкыр авылда яшәүчеләр кызны чишмә һәм елга ягына барганын күргән.

Полиция район бүлегенең шәхси составы тревога буенча күтәрелгән. Хәзер 70 тән артык полиция, күрше районнар полиция бүлекләре кинологлары этләр белән баланы эзләүдә катнаша. Шулай ук бу эшкә 100 дән артык җирле халык, шулай ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә кушылган. Урман һәм елга тикшерелә.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге карары буенча Баймак районына БР буенча Эчке эшләр министрлыгы Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы Виталий Портянко, Кинология хезмәте үзәгеннән кинологлар белән этләр килгән. Баланы эзләү өчен ведомство авиаотрядының пилотсыз очу аппараты җәлеп ителгән.

Илсия Баимованың кайда булуы турында мәгълүматы булучылардан (347) 279-39-02 номеры буенча Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының кизү частена яки Россия Эчке эшләр министрлыгының Баймак районы буенча кизү частена (34751) 2-16-54, 2-26-86 хәбәр итүләре сорала.

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: