Бөгелмә авазы

Барлык округларда “Бердәм Россия” партиясеннән кандидатлар лидер булып бара – экзит-полл

Беренче урыннан соңгы урыннарда шулай ук парламент партияләре вәкилләре Сәяси фәннәр докторы, КФУ каршында Иҗтимагый-сәяси, һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы секретаре Андрей Большаков бер мандатлы сайлау округлары буенча экзит-полл мәгълүматларын бирде. Эксперт барлык округларда "Бердәм Россия" партиясеннән чыгарылган кандидатларның лидер булуын билгеләп узды. 20 сәгатькә булган мәгълүматлардан күренгәнчә,...

Беренче урыннан соңгы урыннарда шулай ук парламент партияләре вәкилләре

Сәяси фәннәр докторы, КФУ каршында Иҗтимагый-сәяси, һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советының җаваплы секретаре Андрей Большаков бер мандатлы сайлау округлары буенча экзит-полл мәгълүматларын бирде.

Эксперт барлык округларда "Бердәм Россия" партиясеннән чыгарылган кандидатларның лидер булуын билгеләп узды. 20 сәгатькә булган мәгълүматлардан күренгәнчә,

Идел буе федераль округы буенча Фатыйх Сибгатуллин өчен 51,6 процент кеше тавыш биргән;

Мәскәү округы буенча 46,1 процент Илдар Гыйльметдинов өчен тавыш биргән;

Түбән Камада Айрат Хәйруллинны 51,8 процент кеше сайлаган;

Яр Чаллыда Әлфия Когогина өчен тавыш бирүчеләр 43,6 процент тәшкил итә;

Әлмәттә Ренат Хәйровка 53, 8 процент сайлаучы өстенлек биргән;

Үзәк округта Иршат Минкин өчен 44,4 процент кеше тавыш биргән.

"Беренче урыннан соңгы урыннарда шулай ук парламент партияләре вәкилләрен күрәбез. Бар җирдә дә КПРФ, "Справедливая Россия" һәм ЛДПР партияләре арасында көрәш барган. Бер мандатлы округлар буенча лидерлык урыннарга дәгъва кылган парламент партиясеннән булмаган вәкилләр арасында бердәнбер кеше - ул Татьяна Гурьева - "Россия коммунистлары" партиясеннән. Аның күрсәткече 16 процент", - дип белдерде Андрей Большаков.

«Татар-информ» сайтыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: