Бөгелмә авазы

Бар ул яхшы кешеләр!

Шәһәребездә яшәү урыны һәм эше-шөгыле булмаган кешеләр (сукбайлар) өчен эшләп килүче "Маяк" социаль адаптация үзәге клиентларының авыр язмышлары турында бәян иткәләгән идек инде. Бүген зур шатлык белән шундый язмышларга бәйле бер вакыйганың уңай төгәлләнүе турында сөйлисебез килә. 2008 елның 9 октябрендә полиция хезмәткәрләре учреждениегә шәхесен раслаучы бернинди документы булмаган, балалар...

Шәһәребездә яшәү урыны һәм эше-шөгыле булмаган кешеләр (сукбайлар) өчен эшләп килүче "Маяк" социаль адаптация үзәге клиентларының авыр язмышлары турында бәян иткәләгән идек инде. Бүген зур шатлык белән шундый язмышларга бәйле бер вакыйганың уңай төгәлләнүе турында сөйлисебез килә.

2008 елның 9 октябрендә полиция хезмәткәрләре учреждениегә шәхесен раслаучы бернинди документы булмаган, балалар церебраль параличыннан интегү билгеләре аермачык ярылып яткан бер ир кешене китергәннәр иде. Ул сөйләшми, ә димәк, үзе турында бернинди мәгълүмат та бирә алмый.

Бу билгесез затның кем икәнен ачыклау максатыннан, "Маяк" үзәге белгечләре әйтеп бетергесез зур эш башкардылар: илебездә киң танылган "Жди меня" тапшыруына яздылар, полиция хезмәткәрләре белән элемтәдә торып, аның турында нинди дә булса берәр яңалык ишетергә бик күп тапкырлар омтылыш ясадылар. Ә нәтиҗә һаман күренмәде.
Менә, ниһаять, ничәмә-ничә еллар вакыт узгач, без Владимир дип атаган билгесез кеше, Серафим Соровский чиркәве атакае Антоний ярдәме белән, Та-
тарстанның Алексеевск бистәсендәге Храм кунакханәсендә яшәү өчен җибәрелде, дип хәбәр итә "Маяк" үзәге юрисконсульты Л. Дунаева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: