Бөгелмә авазы

Банк карталарын мошенниклардан ничек сакларга? (киңәшләр)

Хәзерге заманда өйдән чыкканда ачкыч, телефон гына түгел, ә банк картасын да онытмау хәерле. Кесәдә "тере" акча беткән очракта, нәкъ менә ул гына коткарып кала ала бит. Тик әлеге "коткаручы"ны дөрес итеп кулланмасаң, үзең үк упкынга тәгәрәргә мөмкинсең. 267 меңнән колак каккан! Яр Чаллыда яшәүче 78 яшьлек пенсионер әби дә...

Хәзерге заманда өйдән чыкканда ачкыч, телефон гына түгел, ә банк картасын да онытмау хәерле. Кесәдә "тере" акча беткән очракта, нәкъ менә ул гына коткарып кала ала бит. Тик әлеге "коткаручы"ны дөрес итеп кулланмасаң, үзең үк упкынга тәгәрәргә мөмкинсең.


267 меңнән колак каккан!

Яр Чаллыда яшәүче 78 яшьлек пенсионер әби дә моның шулай булачагын күз алдына да китермәгәндер, мөгаен. Кулланучылар хокукларын яклау оешмасы вәкилләре шалтыратып, бу ханымга элек сатып алган биокушылмалар (биодобавки) өчен компенсация түләнергә тиеш, дип хәбәр салалар.

Әлеге компенсация дә кызыктыргыч суммада була - 770 мең сум. Ничек инде күктән төшкән бүләктән баш тартасың, ди! Шул ук вакытта шалтыраткан кеше бу суммадагы акчаны алыр өчен дәүләт пошлинасы түләргә кирәклеген искәртә. Пенсионер әби мошенникларның сүзләренә ышанып, банк исәп-хисабына 267,5 мең акча күчерә.

Ләкин кулланучылар хокукын яклаучылар мошенниклар булып чыга. Шулай итеп, әби компенсациядән дә коры кала, түләгән пошлинасы да кире кайтмый. Булган хәлләр турында полициягә хәбәр иткәч, хокук саклау вәкилләре кырыгалдарларның Мәскәүдә теркәлгән номерлардан шалтыратуларын ачыклый. Бу факт буенча "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Аның буенча җинаятьчеләрне 6 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Кызганыч, безнең халык булганнан сабак ала белми шул. Мошенниклык фактларының әледән-әле ачылып торуы шуның турында сөйли.

Мисал өчен, Чистай районы буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Самара өлкәсендә яшәүче хатын-кызларны тоткарлый. Алар телефон мошенниклыгында гаепләнелә.

Бүгенгә полиция хезмәткәрләре 32 һәм 37 яшьлек бу ханымнар турында дәлилләр туплый. Әйтергә кирәк, әлеге кырыгалдарлар банк исеменнән махсус СМС-хәбәрләр юллаганнар. Дүрт чистайлы исә СМСта күрсәтелгән номер буенча шалтыратып, аферистларга бар мәгълүматларын җиткерергә дә өлгергән. Шул сәбәпле, кешеләрнең исәп хисапларыннан гомуми суммада 100 меңгә кадәр акча югала. Хәзер кәкре каенга терәтүчеләр сак астына алынган.

Машина отсаң дa, ышанма!

Полиция хезмәткәрләре, кем генә шалтыратуына карамастан, алдан түләп кую шартына ризалашмаска куша. Автомобиль яки лотереядә оттыгыз, компенсация аласыз, дисәләр дә ышанмагыз. Чөнки сезне кәкре каенга терәтеп маташалар. Кеше акча күчергәннән соң, мошенникларның шунда ук юкка чыга торган гадәтләре бар. Телефоннары да эшләми башлый, белдерүләре дә ялган булып чыга. Балалар да үзләренең олы яшьтәге әти-әниләренә моны аңлатып калдырырга тиеш. Чөнки күп очракта өлкәннәр өйдә берүзләре кала.


Банк карталарын кулланганда, "риск"ларны киметер өчен Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында махсус кагыйдәләр тәкъдим итәләр:

1. Үзегезнең ПИН-кодны беркемгә дә әйтмәгез: банк хезмәткәрләре, кредит оешмалары белгечләре, танышлар, туганнарыгызга да.
2. ПИН-кодны ятларга кирәк. Аны ятлавы авыррак булган очракта аерым кәгазьгә языгыз, ул кәгазьне картадан аерым җирдә тотыгыз.
3. Банк картасын башка кешеләргә бирмәгез.
4. Картаны югалткан очракта, тиз арада шалтыратып хәбәр бирү мөмкинлеге булсын өчен, банкның телефон номерын саклагыз.
5. Банк картасындагы барлык операцияләрне вакытында белеп бару өчен СМС-хәбәр хезмәтенә язылыгыз.
6. Банк хезмәткәрләре банк картасы яки үзегезнең шәхси мәгълүматлар турында сорап (шалтырату, электрон почта аша), мөрәҗәгать иткәндә дә, аларга моны хәбәр итмәгез. Әлеге очрак турында банкка белдерегез.
7. Товарны интернетта сатып алганда, билгеле бер лимиты булган аерым банк картасын кулланырга тырышыгыз.
8. Таныш булган интернет-кибетләрдән генә сатып алыгыз.
9. Интернетта сатып алганда, бары тик шәхси компьютерны гына кулланырга тәкъдим ителә, чөнки анда шәхси мәгълүматлар яки банк картасы турындагы хәбәрләр сакланып кала.
10. Компьютерыгызга антивирус программасын урнаштырып, аны даими рәвештә яңартып барыгыз.

 


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: