Бөгелмә авазы

Балыклы тарталеткалар

Әзер тарталеткалар, тигез күләмдә аз тозлы семга яки форель балыгы, яңа өзелгән кыяр, кызыл уылдык, укроп, каймак яки майонез.

Балык һәм кыярны вак итеп шакмаклап турарга, укропны вакларга. Барысын бергә кушарга, аз гына каймак яки майонез өстәргә. Эчлекне тарталетка савытларына тутырырга, өстенә 0,5 чәй кашыгы кызыл уылдык салырга, укроп белән бизәргә.

 
 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: