Бөгелмә авазы

Баланың мәктәп тормышына әзер булуын ничек аңларга?

Баланың беренче сыйныфка укырга баруы – бик җитди эш. Сабыйның бу олы эшкә әзерлек дәрәҗәсе ничек булу аның бөтен алдагы тормышына йогынты ясарга мөмкин.

Беренчедән, бала физик яктан әзер булырга тиеш: беренче сыйныфка сәламәтлекләрендә каршылыклар булмаган, кимендә, 6,5 яшьлек балаларны алалар. Аның вак моторикасы шактый үсеш алган булырга, үзенең физиологик ихтыяҗларын кон-трольдә тотарга һәм элементар гигиена кагыйдәләрен үти алырга тиеш. Әйтик, ашханә приборларыннан яхшы файдалана белү сорала: мәктәптә кашыктан балаларны берәү дә ашатмаячак.

Икенчесе – психологик әзерлек. Баланың игътибары, хәтере, фикерләве, карашы һәм сөйләме билгеле бер үсештә булырга, үзен төрле ситуацияләрдә тиешле рәвештә тота, яшьтәшләре белән аралаша, өлкәннәр белән хезмәттәшлек итә белергә тиеш. Иң мөһиме – мәктәпкә ни өчен баруын аңларга тиеш.   

– Баланың мәктәпкә психологик әзерлеген бәяләү өчен күпсанлы экспресс-тестлар бар, аларны ата-аналар мөстәкыйль куллана ала, – ди психолог

Анастасия Кузнецова. – Булачак беренче сыйныф уку-чыларының психологик “җыел-

масы”ның мондый мини-скринингы ата-аналарга бала мәк-тәпкә җиңел җайлашсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген тө-шенергә ярдәм итәчәк.

Өченчедән, уку эшчәнлегенә әзерлек. Предметлы әзерлек укый белүне, авазларны, сүзләрне аера алуны, гади мәсь-әләләрне чишү, фикерләү киң-леген күздә тота.  

– Булачак беренче сыйныф укучылары өчен физик һәм психологик әзерлек – “мәҗбүри программа”, ә предметлы әзерлек – “ирекле”, – ди психолог. – Чөнки беренчеләрен үзләштергән бала яңа мохиткә тиз җайлаша. Һәм киресенчә: бала укый да, саный да, хәтта “Онегин”ны да яттан белә, инглизчә дә сөйләшә, шул ук вакытта яшьтәшләре белән аралаша да, мәктәп кагыйдәләренә буйсына да белми.

 

Булачак беренче сыйныф укучысы үзенең фамилиясен, исемен, атасының исемен һәм якын-нарының (әти-әниләр, әби, бабай, тәрбиячеләр) исемнәрен; яшен һәм туган көнен; йорт адресын; иленең, шәһәр-авылның атамасын, яшәгән җиренең төп истәлекле урыннарын; ел фасылларын, аларның санын, эзлеклелеген, төп сыйфатларын; айларны (саны һәм исемнәре); атна көннәрен әйтеп бирә бе-лергә тиеш. 

Булачак беренче сыйныф укучысы предметларны мөһим билгеләре аша классификацияли, арада артык предметны аерып ала; түгәрәк, квад-рат, турыпочмак, өчпочмак, овал, шар, цилиндр, кубны аерырга һәм дөрес итеп атый; төсләр спектрын аера; карандаш белән вертикаль һәм горизонталь линияләр үткәрә, пөхтә итеп буый, штрихлый һ.б. белергә; саннарны чагыштырырга; 7–9 предметны, картина, сүзләрне истә калдырырга һәм әйтергә; кушканнарны игътибар белән тыңларга, кабатларга һәм үтәргә; өлкәннәргә “сез” дип мөрәҗәгать итәргә, исәнләшергә, саубуллашырга, “рәхмәт” сүзләрен әйтергә, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алырга тиеш. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: