Бөгелмә авазы

Балаларны – эшкә

24 марттан алып, 31енә кадәр, мәктәп укучыларының язгы каникулы вакытында, Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге 110 баланы эш белән тәэмин итүне оештыра. Әлеге балаларга мәктәп территориясен тәртипкә китерү, классларны җыештыру кебек эшләр тәкъдим ителәчәк. Җиде көн эчендә эш озынлыгы берәр сәгать булыр дип фаразлана. Мондый мәшгульлек өчен 329,3 сум матди ярдәм...

24 марттан алып, 31енә кадәр, мәктәп укучыларының язгы каникулы вакытында, Бөгелмә шәһәре мәшгульлек үзәге 110 баланы эш белән тәэмин итүне оештыра.
Әлеге балаларга мәктәп территориясен тәртипкә китерү, классларны җыештыру кебек эшләр тәкъдим ителәчәк. Җиде көн эчендә эш озынлыгы берәр сәгать булыр дип фаразлана. Мондый мәшгульлек өчен 329,3 сум матди ярдәм күрсәтеләчәк һәм шуңа өстәп 202,5 сум күләмендә хезмәт хакы түләнәчәк. Хезмәт хакын түләү җирле хакимият җитәкчелеге карары белән мөмкин булды, дип хәбәр итә мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: