Бөгелмә авазы

Балалар өчен яңа телеканалга исем сайлау максатыннан, бәйге игълан ителде

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе балалар өчен татар телендә белем бирү каналының иң яхшы исеменә һәм яңгырашлы шигаренә бәйге игълан итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа каналның төп максаты - кече яшьтән балаларга татар телен өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру....

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе балалар өчен татар телендә белем бирү каналының иң яхшы исеменә һәм яңгырашлы шигаренә бәйге игълан итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа каналның төп максаты - кече яшьтән балаларга татар телен өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру. Каналның аудиториясе - 14 яшькәчә балалар булачак. Балалар каналында мультфильмнар, кызыклы тапшырулар күрсәтеләчәк.
Бәйгедә теләгән һәркем катнаша ала. Төп таләп - тәкъдим ителгән исемнәр мәгълүматлы, кыска һәм истә кала торган булсын. Телеканалның исеме татар телендә булырга тиеш. Идеяләрне 2017 елның 8 гыйнварына кадәр balalar-tv@mail.ruпочтасына юлларга кирәк. 9-13 гыйнварда иң уңышлы биш тәкъдимне сайлап алып, "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалы сайтында тавыш бирү оештырылачак.
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: