Бөгелмә авазы

Балалар өчен – Корбан бәйрәме

"Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр өчен традицион булган Корбан бәйрәме узды. Аны, елдагыча, Бөгелмәдәге азәрбайҗан диаспорасы оештырды.

Корбан бәйрәме - сый-хөрмәткә бай бәйрәм. Шуны күздә тотып, диаспора әгъзалары күчтәнәч-кә корбан ите, тәм-том, соклар, тортлар алып кил-гән иде.
Балалар да бәйрәмгә алдан ук әзерләнгән. Алар кунакларны милли киемнәр киеп, татар, рус телләрендә шигырьләр укып каршы алды.
"Ялкын" приютында тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләрне Корбан бәйрәме белән "Дияр" азәрбайҗан милли-мәдәни автономиясе рәисе Мирҗафар Баһиров котлады. Ул үсеп килүче буынга мөселманнарның милли традицияләре, олуг бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Татлы, тәмле ризыклардан авыз иткәч, клоун балаларның күңелен ачты, алар өчен төрле уеннар, бәйгеләр оештырды. Авыр тормыш хәленә эләккән балалар бер сәгать дәвамында барган чараны тамаша итеп, проблемаларын онытып торды, рәхәтләнеп ял итте.
"Бу бәйрәмне "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр өчен без ел саен оештырабыз. Корбан бәйрәме мөселманнарның иң зур бәйрәме бит. Бу көнне өлкәннәргә дә, кечкенәләргә дә хөрмәт күрсәтү, яхшылык эшләү, хәйрия акцияләре уздыру безнең бурычыбыз булып тора. Мәрхәмәтле булу, тату яшәү - яшь буын бу традицияләргә кечкенәдән өйрәнеп үсәргә тиеш!" - ди "Дияр" азәрбайҗан милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты җитәкчесе Азәр Гусейнов.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
А. Гусейнов фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: