Бөгелмә авазы

Балалар белән күңелле ял

Бөгелмәнең 1 нче "Ласточка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре "Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгендә концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Шул рәвешле балалар Инвалидлар декадасына багышланган шәһәркүләм хәйрия акциясендә катнаштылар. Чараны, балаларда гаилә кыйммәтләрен үстерү, яхшылык эшләргә теләк уяту һәм өлкәннәргә шатлык өләшү максатыннан, үзәк психологлары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы педагоглары оештырды. Социаль-тернәкләндерү үзәгендә...

Бөгелмәнең 1 нче "Ласточка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре "Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгендә концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Шул рәвешле балалар Инвалидлар декадасына багышланган шәһәркүләм хәйрия акциясендә катнаштылар.

Чараны, балаларда гаилә кыйммәтләрен үстерү, яхшылык эшләргә теләк уяту һәм өлкәннәргә шатлык өләшү максатыннан, үзәк психологлары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесы педагоглары оештырды.

Социаль-тернәкләндерү үзәгендә өлкән яшьтәге 50 кеше ял итә. Аларның кайберләре, сәламәтлекләре какшап китү сәбәпле, мәдәният чараларын һәрвакытта да күрә алмыйлар. Шуңа күрә дә, алар "Ласточка"ның нәни артистларын бик рәхәтләнеп каршы алдылар.

Күңелле парлы биюләр, шигырь сөйләүләр белән рәттән, балалар, музыка җитәкчеләре Рушания Сивцова белән берлектә, әби әкиятләре, әни хезмәте, футбол уйнау, бабай белән саф һавада йөрү турында татарча һәм русча җырлар башкардылар. Ә тәрбиячеләр Галина Тиглева һәм Гүзәл Исмәгыйлева тамашачылар белән кызыклы уен-табышмаклар үткәрделәр.

Рәзилә ШАКИРОВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: