Бүген ай саен әти-әниләр бакча өчен 2800 сумнан алып 5 000гә кадәр түли. Баланың яше, аның тәрбиячеләр карамагында ничә сәгатькә калдырылуы, бакчаның категориясе - тәрбия йорты өчен түләү суммасы шуларга карап билгеләнә. Бу көннәрдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тарафыннан имзаланган Министрлар Кабинеты документындагы саннарны күргәч, әти-әниләр шаккатты.
Әлеге карарда мәктәпкәчә белем оешмасының көненә ничә сәгать эшләве (3 сәгатьтән алып тәүлек буе эшли торган бакчалар), баланың яше (2 айдан алып 7 яшькә кадәрге) һәм гаиләдәге балалар (өч баладан азрак һәм өчтән күбрәк нәни тәрбияләүчеләр) саныннан чыгып уртача түләү суммалары күрсәтелгән. Татарстанда иң зур таралыш алган 10,5 һәм 12 сәгатьлек төркемнәр - таблицаның иң ахырында. Шуңа да беренче күз төшкән суммалар аптырашта калдыра: 813, 581, 524 сум... Өч баладан күбрәк булганнарга исә түләүләр тагын да кимрәк. Җентекләбрәк карый башласаң, әлеге суммаларның 3, 4 сәгать эшли торган бакчаларга кагылуын аңлыйсың.
Әйткәнебезчә, безгә кирәкле суммаларны таблицаның иң ахырыннан эзләргә кирәк. Әлеге саннардан күренгәнчә, 10,5 сәгать эшли торган ясле төркеме өчен уртача түләү бәясе 1633 сум. 3-7 яшьлекләр өчен шул ук режимда хезмәт күрсәткән төркемнәрдә 1512 сум. 1-3 яшьлекләрне 12 сәгать тәрбияләү - 1809, 3-7 яшьлекләрне карау 1647 сум дип бәяләнгән.
Туктагыз әле, бу саннар да чынбарлыктан ерак түгелме соң?! Әти-әниләр бүгенге көндә 3-5 мең тирәсе түли, дидек бит. Социаль челтәрләрдә дә әлеге саннарның "нинди күктән" алынуын аңлый алмыйча фикер алышалар. "Каян соң мондый суммалар? Кичә генә һәрбер балага 2800әр түләп кайттым. Өстәвенә, без бакчага бу айда ике көн генә бардык", - дип яза Алия Газизова.
"Нинди тузга язмаган әйбер соң бу! Ай саен 3 мең сум түлим. Бу әле өстәмә түгәрәкләрне, сак хезмәте, төрле театр-фотога төшү өчен түләүләрдән тыш", - дип ачуын яшерми тагын бер әни. Һәм мондый комментарийларны санап бетерерлек түгел.
Әмма Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Министрлар Кабинеты һәм реаль түләү кәгазьләрендәге суммаларны чагыштырып утыру, гомумән, мәгънәсез ди.
- "Баланы карау һәм тәрбияләү өчен УРТАЧА түләү күләме" дигәне әти-әниләрдән балаларын бакчага йөртү өчен түләнгән сумманы аңлатмый. Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан ел саен кабул ителгән әлеге карар субсидияләр түләнгәндә нигез итеп алына торган суммаларны билгели. Уртача түләү никадәр күбрәк, шулкадәр компенсация күләме дә зуррак, - дип аңлаттылар министрлыкта.
Чыннан да, бүген нарасыйларын балалар бакчасына йөртүче әти-әниләр җилкәсенә төшкән йөкне җиңеләйтү өчен федераль субсидия һәм республика күләмендә билгеләнгән өстәмә субсидияләр бирелә. Әйтик, үзәк казна беренче балага бакча өчен түләүнең - 20 процентын, икенче балага - 50 процентын, өченчесенә 70 процентын кайтара. Республика субсидиясе исә, гаиләнең матди хәленә карап, ягъни бер кешегә туры килгән керем күләме 20 мең сумнан артмаса гына бирелә.
Әмма компенсацияләр бирелгәндә, әти-әниләр чыгымланган сумма тулы күләмдә алынмый, ә нәкъ менә "УРТАЧА түләү күләме" төп күрсәткеч булып тора. Димәк, Министрлар Кабинеты карарындагы әлеге саннар нәкъ менә субсидияләр билгели торган социаль яклау органнары өчен әһәмиятле.
Болай булгач, уртача түләү күләменең артуы субсидия алучы әти-әниләргә файдага гына. Димәк, компенсацияләр күләме дә үсәчәк дигән сүз бит. Әмма әлеге арту бик аз гына күләмдә булып чыкты. Әйтик быел гамәлдә булган карарда 10,5 сәгатьлек ясле төркеме өчен уртача түләү күләме 1509 сум ( киләсе елдан арту 124 сум), 12 сәгать эшләүчесе 1672 сум (арту 137 сум), 10,5 сәгатьлек 3-7 яшьлекләр төркемендә әлеге суммалар 1397 сум (арту 115 сум), 12 сәгатьлек төркемнәрдә 1522 сум (арту 125 сум) тәшкил итә иде.
Димәк, компенсацияләрне көрәк белән көрәп алырбыз дип өметләнәсе юк. Субсидия-компенсацияләр арттырылу белән, гадәттә, бәяләрнең икеләтә өскә үрмәләвен исәпкә алсаң, яңа елдан "яңа бүләкләр" кабул итәргә туры килмәгәе...
Балалар бакчасына түләү артмый
Киләсе елдан балалар бакчасында нәниләрне карау һәм тәрбияләү өчен уртача түләү күләме артачак. Бу көннәрдә генә әлеге үзгәрешләрне раслаган Министрлар Кабинеты карары дөнья күрде. Матбугат чаралары яңа бәяләр белән әти-әниләрне дә сөендерергә ашыкты. Китерелгән саннар гына балаларын бакчага йөрткән әти-әниләрне гаҗәпкә калдырды. Бакчага түләү артмый, ә бермә-бер кими булып чыга...
Киләсе елдан балалар бакчасында нәниләрне карау һәм тәрбияләү өчен уртача түләү күләме артачак. Бу көннәрдә генә әлеге үзгәрешләрне раслаган Министрлар Кабинеты карары дөнья күрде. Матбугат чаралары яңа бәяләр белән әти-әниләрне дә сөендерергә ашыкты. Китерелгән саннар гына балаларын бакчага йөрткән әти-әниләрне гаҗәпкә калдырды. Бакчага түләү артмый, ә бермә-бер кими булып чыга түгелме соң?!
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА http://intertat.ru/tt/society-tt/item/64250-balalar-bakchasyina-t%D2%AFl%D3%99%D2%AF-artmyiy-%D3%99leg%D3%99.html
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 17:16Бөгелмәдә узган ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы полиция хезмәткәрләрен бүләкләделәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегендә ел эчендә башкарылган эшләргә йомгак ясалды.9000
-
21 гыйнвар 2021 - 15:34Бөгелмәлене ике тапкыр кредит рәсмиләштерергә, акчасын алып, төрле счетларга җибәрергә ышандырганнар Хатын-кызга телефон аша аңлатканча, алдагы көнне картадан акча урларга маташкан мошенниклар аның счетларын башка банклардан эзләячәк, шуңа күрә ул акчаларны алардан яшерергә кирәк икән.9000
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6100
-
21 гыйнвар 2021 - 14:07101 яшьлек бөгелмәлене котладылар Александра Никифоровна «Германияне җиңгән өчен» медале, «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнгән.6200
-
21 гыйнвар 2021 - 13:41ТР ЗАГС идарәсе: Татарстан туучылар саны буенча Идел буе федераль округында алда бара Республикада Идел буенда төбәгендә 1000 кешегә иң аз үлү теркәлүе.4800
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
21 гыйнвар 2021 - 11:02Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килдеЛенар Габдерахманов шәхсән 21нче “Энҗе” балалар бакчасы һәм 10нчы мәктәп янында эшләрнең үтәлешен тикшерде. Шулай ук Гоголь–Совет урамнары кисешкән чатны карады, биредә юл читләренә киртәләр куелып, светофор объекты урнаштырылган.12700
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Бөгелмәле Радмир Әхмәтов «Ворлдскиллс» чемпионатының төбәк этабында өченче урынны алды Чара «Су технологияләре» компетенциясе буенча узды.18200
-
21 гыйнвар 2021 - 11:02Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде Ленар Габдерахманов шәхсән 21нче “Энҗе” балалар бакчасы һәм 10нчы мәктәп янында эшләрнең үтәлешен тикшерде. Шулай ук Гоголь–Совет урамнары кисешкән чатны карады, биредә юл читләренә киртәләр куелып, светофор объекты урнаштырылган.12700
-
20 гыйнвар 2021 - 18:12Әлмәттә яңа «ЮВТ-24» телеканалы өчен алып баручылар кастингы игълан иттеләр Кастинг җиңүчеләрен лайклар һәм фикерләр ярдәмендә инстаграмда сайлаячаклар.11000
-
20 гыйнвар 2021 - 17:23«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә калейдоскоплар ясыйлар Мондый дәресләр, оештыручылар сүзләренә караганда, уңай эмоциональ кәеф булдыруга, коллективизм, бер-береңә ярдәм итү хисен тәрбияләүгә, танып-белү эшчәнлеген активлаштыруга ярдәм итә.9800
-
20 гыйнвар 2021 - 09:33Бөгелмәдә җылылык буенча исәп-хисап ясауга карата шикаятьләрне адреслы тикшерүгә керештеләр 2020 елның декабрь аенда Бөгелмәнең күп фатирлы йортларында яшәүчеләр түләүләр алган, аларда җылылык өчен суммалар ноябрь ае белән чагыштырганда күбрәк булган.9700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика