Бөгелмә авазы

Балагыз чит илгә җыенса... (КИҢӘШЛӘР)

Җәйге ялларның кызган чагы. Һәр әти-әни балаларының ялын кайгырткан вакыт. Олылар бер-ике атна яисә бер ай отпускны ял итәләр дә, кабат эшкә керешәләр. Ә балаларның җәе "озын": я әби-бабайга авылга, я гаилә белән чит илгә, я дуслар белән лагерьга... Каникулларның бер генә көне дә бушка узмасын, табигатьтә чыныгып калсыннар дибез,...

 

Җәйге ялларның кызган чагы. Һәр әти-әни балаларының ялын кайгырткан вакыт. Олылар бер-ике атна яисә бер ай отпускны ял итәләр дә, кабат эшкә керешәләр. Ә балаларның җәе "озын": я әби-бабайга авылга, я гаилә белән чит илгә, я дуслар белән лагерьга...


Каникулларның бер генә көне дә бушка узмасын, табигатьтә чыныгып калсыннар дибез, күңел ачуда җәйнең барлык мөмкинлекләрен кулланып каласы килә. Яисә инде үзебез эштә вакытта балаларны күзәтү астында тоту турында уйларга да кирәк бит.

Әби-бабайга авылга кунакка кайту бернинди авырлык тудырмый. Ә менә лагерьга бару инде берникадәр мәшәкать өсти: медицина картасы тутыру, документлар, күчермәләр... Хәзерге вакытта балалар өчен лагерьлар да күптөрле бит: совет заманыннан калган үзебезнең лагерьга илтәсеңме, чит илгә җибәреп башка тел өйрәнеп, диңгездә ял иттереп кайтасыңмы - кесә калынлыгына карап сайлыйсың.

Әгәр инде сез балагыз белән, яки балагызны берәр якын туганыгыз белән чит илгә ял итәргә, яки лагерьга җибәрергә уйлагансыз икән, Россия чикләрен узу кагыйдәләрен искәртеп үтү артык булмас.

 



Чит илгә бару өчен, иң беренче эш итеп, чит ил паспортын ясатырга, вакыты чыккан булса - яңартырга кирәк булачак. Чит ил паспортының иске төрен дә, яңа төрен дә баланың үзенә ясатырга мөмкин. Яңа төр чит ил паспортының гамәлдә булу срогы - 10 ел. Аны ясату өчен 14 яшькәчә балаларга - 1500 сум, 14 яшьтән соң 3500 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә туры киләчәк. Гариза биргәннән соң бер ай эчендә ясала. Иске төр чит ил паспорты шулай ук кулланышта йөри. Гамәлдә булу срогы 5 кенә ел. 14 яшькәчә балаларга аны ясату 1000 сумга төшәчәк, ә 14 яшьтән соң 2000 сум дәүләт пошлинасы түләргә туры киләчәк. Яңа төр чит ил паспорты һәр кешегә аерым ясатылса, иске төр чит ил паспортының бер уңай ягы бар: ата-аналар балаларын үз паспортларына махсус биткә генә теркәп тә чит илгә алып чыга алалар. Әгәр балаларыгыз сездән башка чит илгә йөрми икән, бу - уңайлы һәм арзан вариант. Гамәлдә булган паспортка балаларны теркәү бернинди авырлык та тудырмый - баланы махсус фотога төшерү, дәүләт пошлинасын түләү һәм паспортка төзәтмә кертү турында гариза белән мөрәҗәгать итү дә җитә. Яисә инде гаиләгез белән паспорт ясатканда ата яки ана кеше үз паспортына бала турында мәгълүматны терки.

 



14 яше тулмаган балаларга паспорт ясатмыйча туу турында таныклык белән генә дә чит илгә чыгарга мөмкин. Ләкин бу вариант Казахстан республикасына, Белоруссия, Кыргызстан, Абхазия, Төньяк Осетиягә бару өчен генә яраклы. Шулай ук Россия гражданнары эчке паспорт һәм туу турында таныклык белән Украина чикләрен уза алалар иде. Ләкин 2015 елның 1 мартында Украина хөкүмәте кабул иткән карар буенча хәзер бу мөмкинлек юкка чыгарылган.

 



Шулай ук әти-әниләр балаларның дәүләт чикләрен узу кагыйдәләре белән дә таныш булырга тиеш. Әгәр бала Россия чикләрен ата-аналары, уллыкка алучылары, опекун һәм тәрбиягә алучыдан башка чыга икән, аның паспорттан тыш үзе белән Россия Федерациясе чикләрен узуга нотариаль рәсмиләштерелгән ризалык кәгазе дә булырга тиеш. Бу ризалыкны нотариаль конторада ата яки ананың берсе тарафыннан гына да рәсмиләштерергә мөмкин. Ләкин бу очракта ата-ана икесе дә баланың чит илгә чыгуы хакында белергә һәм каршы булмаска тиешләр.

 

Әгәр балигъ булмаган бала чит илгә әтисе яки әнисе белән чыга икән - нотариустан бернинди документ та кирәк түгел. (Статья 20 Федерального закона от 15 августа 1996 года № 114-ФЗ «О порядке выезда из Российской Федерации и въезда в Российскую Федерацию»). Бу ата-ананың аерылган яки рәсми никахлары булу-булмавына да карамый. Әтисе яки әнисе белән генә чит илгә барган очракта мондый ризалыкны виза ясатканда гына өстәмә соратырга мөмкиннәр.

Россия Федерациясе чикләреннән чыгуга ата-ана, уллыкка алучы, опекун яки тәрбиягә алучының нотариаль рәсмиләштерелгән ризалык кәгазендә баланың кайсы илдә һәм күпме вакыт булуы хакында мәгълүмат булырга тиеш. Гомумиләштереп "Евросоюз" яки "БДБ илләре" дип язу ярамый. Нотариус тарафыннан рәсмиләштерелгән ризалыкның гамәлдә булу датасы да бик мөһим. Балигъ булмаган баланың үз иленә кире керүе өчен бернинди ризалык та кирәк булмаячак.

 




Ләкин барлык шартларны үтәп тә баланы чит илгә чыгармаска мөмкиннәр. Бу баланың кайсы да булса законлы вәкиле чикне узуга каршы килгән очракта булырга мөмкин. Әгәр ата яки ана, уллыкка алучы, опекун яки тәрбиягә алучы кеше үзенең риза булмавын белдерсә, балигъ булмаган баланың читкә чыгу мөмкинлеге суд тарафыннан билгенләнә.

Балаларын чит илгә чыгарырга әзерләнүче ата-аналар үткәрү пунктларында аңлаешсыз ситуацияләрдән арыну өчен алдан ук вакытлы чикләүләр булмау турында белеп куерга мөмкин. Моны Федераль миграция хезмәтендә белергә була, бу оешма балаларын чит илгә чыгарырга риза булмаган ата-аналардан гаризалар кабул итә һәм бу гаризаларны теркәп бара. Әгәр элеккеге ирегез, яки хатыныгыз уртак балагызны чит илгә чыгарырга риза булмаса, әлеге хезмәткә аның гариза язуы гына да җитәчәк. Сез үз чиратыгызда балигъ булмаган балагызны чит илгә чыгармаулары хакында бары тик чикне узган вакытта гына белергә мөмкинсез. Шуңа күрә, шигегез булса - тикшерү артык булмас.


Алсу ХӨСНЕТДИНОВА

Интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: