Бөгелмә авазы

Бала тормышына куркыныч янарга тиеш түгел

Агымдагы елның 7 июненнән Россия Федерациясе Җинаять кодексының балаларны үз-үзенә кул салуга этәрә торган юнәлештәге гамәлләргә каршы тору механизмын көчәйтүнең өстәмә алымнары турындагы өлешенә яңа үзгәрешләр кертелде. Бу Федераль закон янау, куркыту, рәхимсез мөгамәләдә булу, системалы рәвештә кешелек хисләрен мәсхәрәләү аша баланы үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткергән өчен җинаять җаваплылыгын...

Агымдагы елның 7 июненнән Россия Федерациясе Җинаять кодексының балаларны үз-үзенә кул салуга этәрә торган юнәлештәге гамәлләргә каршы тору механизмын көчәйтүнең өстәмә алымнары турындагы өлешенә яңа үзгәрешләр кертелде.

Бу Федераль закон янау, куркыту, рәхимсез мөгамәләдә булу, системалы рәвештә кешелек хисләрен мәсхәрәләү аша баланы үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткергән өчен җинаять җаваплылыгын кырысландыра. Андый гамәлләр өчен хәзер, җәза чарасы буларак, 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Балигъ булмаган яшьтәге үсмергә, йөкле хатын-кызга мөнәсәбәттә андый гамәлләр кылган өчен дә җинаять җаваплылыгы көчәйтелә. Алдан килешеп, җинаятьчел эшчәнлек белән төркемләп шөгыльләнүчеләргә, суицидка өндәгән язмаларын күмәк мәгълүмат чараларында бастырган, яисә интернетта игълан иткән өчен дә санкцияләр көчәйтелә.

Балаларны һәм яшүсмерләрне гомерләренә куркыныч яный торган законсыз эшләргә җәлеп итүчеләр, әгәр аларның бу эшчәнлеге төркемләп алып барыла, яисә гавами характерда була икән, аерым җинаять җаваплылыгына тартылалар.

Л. САБИРОВА, өлкән прокурор ярдәмчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: