Бөгелмә авазы

Бал сатучы кырыгалдар булып чыккан

75 яшьлек пенсионер ханымны бал сатучы булып кыланган хатын алдаган. Чаллыда яшәүче пенсионерны таныш булмаган хатын ЗЯБ бистәсендәге йорт янында көтеп торган. Ул өлкән яшьтәге хатынга бал тәкъдим иткән. Пенсионер риза булган һәм кырыгалдарны өенә керткән. Берара кунак хәле бетүен әйтеп хуҗабикәдән су бирүен үтенә. Бал сатучы киткәч кенә чаллылы...

75 яшьлек пенсионер ханымны бал сатучы булып кыланган хатын алдаган.

Чаллыда яшәүче пенсионерны таныш булмаган хатын ЗЯБ бистәсендәге йорт янында көтеп торган. Ул өлкән яшьтәге хатынга бал тәкъдим иткән. Пенсионер риза булган һәм кырыгалдарны өенә керткән. Берара кунак хәле бетүен әйтеп хуҗабикәдән су бирүен үтенә. Бал сатучы киткәч кенә чаллылы акча янчыгының юкка чыгуын ачыклый. Анда 21,5 мең сум акчасы була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: