Бөгелмә авазы

Аз сөйләп, күп эшләр вакыт

6 июнь көнне Хөкүмәт йортында узган киңәшмә эшенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итте. Төзелештә Беренче булып республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Чыгышын ул төзелеш объектларында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан башкарылган эшләр белән башлап җибәрде. 2016 ел башыннан бирле хезмәтне саклау өлкәсендә 430...

6 июнь көнне Хөкүмәт йортында узган киңәшмә эшенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итте.

Төзелештә

Беренче булып республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Чыгышын ул төзелеш объектларында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан башкарылган эшләр белән башлап җибәрде. 2016 ел башыннан бирле хезмәтне саклау өлкәсендә 430 тикшерү уздырылган, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган оешмаларга барлыгы 5 миллион 926 мең сум күләмендә штраф салынган.

Бөгелмә муниципаль районында төзекләндереләсе 70 йортның 55ендә эшләр бара. 4 йорт фасадын ремонтлауда графикта каралганнан 20 проценттан артыграк артка калу күзәтелә. Мәктәпләрне төзекләндерү эше 77 процентка үтәлгән.

Быел республикада сулыкларны, су буйларын чистарту эше актив башкарыла. Бөгелмә сулыгын тәртипкә китерү өчен республика бюджетыннан 57 миллион 750 мең сум күләмендә акча бүлеп бирелгән.

Юллардагы хәлләр

Юлларны төзекләндерү эше җәй көне актив башкарыла. Республика күләмендә 236 урында төзәтеләсе юлларның 104ендә эшләр башланган. Бөгелмәдә 7 919 квадрат метр мәйданда чокырлар ямалган.

Авыл хуҗалыгында

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышын Кукмара районы хезмәтчәннәрен котлаудан башлады. Алар әле республика тарихында күрелмәгән нәтиҗәгә - тәүлегенә 200 тоннадан артык сөт савып алуга ирешкәннәр.

Игенчелектә чәчү мәйданын киметкән районнарга кисәтү белдерелде. Басудагы игеннәрне ашлау, корткычларга каршы көрәшү кирәклеге дә көнүзәк мәсьәләләр буларак билгеләнде. Аннан соң министр мелиорация эшләренә тукталды. Бөгелмә районында, су сиптерү агрегатлары булуга карамастан, әлеге эштә сүлпәнлек күзәтелә.

Терлекләргә кышка азык запасы туплау эшенә дә бәя бирелде. Республикада малларга 160 мең тонна күләмендә азык әзерләнгән (Бөгелмә районында - 1,4 мең тонна).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: