Бөгелмә авазы

Айрат Ильясов ни өчен кан тапшыра?

«Эссе« төркеме солисты, җырчы Айрат Ильясов кан плазмасы тапшырырга йөри. Кан плазмасы - ул канның сыек өлеше. Хәзерге вакытта җырчы анализлар бирү белән мәшгуль. Ни өчен Айрат кан плазмасы бирергә булган икән соң?

- Иптәш малайның баҗае Казанда донор плазмасын кабул итү үзәгендә эшли. Аның гел шунда барып, кан плазмасын тапшырганын белгәч, үземнең дә тапшырасым килде. Биш егет уйлаштык та барырга булдык. Дөрес, моңа кадәр кан тапшырганым булды. Сәламәт кешегә 3 айга бер тапкыр кан бирсәң, әйбәт, диләр. Башкаларга да ярдәме тияр, миңа да файдасы булыр, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Айрат Ильясов. Әйтергә кирәк, канны - 40, ә кан плазмасын 60 тапкыр һәм аннан да артыграк тапшырган кешегә «Россиянең мактаулы доноры» исеме бирелә.
Узган ялларда Айрат күптәнге хыялын тормышка ашырган. «Күптәннән кышкы табигатьтә шашлык пешереп, рәхәтләнеп ял итәсе килә иде. Аллага шөкер, һава торышы җаен чыгарды. Күршеләр белән җыелышып, 3-4 гаилә Имәнлек урманына бардык. Балалар белән чаңгы-чанада шуып, күңелле итеп вакыт үткәреп кайттык», - диде Айрат Ильясов.



Эльвира ШАКИРОВА

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: