Бөгелмә авазы

Авырлы хатын наркотик ясап һәм сатып яткан

Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе вәкилләре Чаллыда наркотик тарату белән шөгыльләнгән җинаятьчел төркемне кулга алган. Араларында авырлы хатын-кыз да бар

Кулга алынган затлар синтетик наркотик табу һәм тарату белән шөгыльләнгән. Полиция хезмәткәрләре алардан 1,3 килограмм наркотиклы концентрат, 13 мең дозалык әфьюн табып алган. Хәзерге вакытта әлеге җинаять эше буенча тикшерү бара. Җинаятьчеләр 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: