Бөгелмә авазы

Авыл хуҗалыгында

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзе җитәкләгән өлкәдәге хәлләр турында сөйләде. "Язгы кыр эшләрен тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкарып чыктык. Ни кызганыч, башка еллардагы кебек быел тагын явым-төшемнәрнең аз булуы күзәтелә. Җирдәге дымны саклап калу - төп бурычларның берсе бүген. Уҗым культураларын исә корткычлардан, төрле чирләрдән...

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзе җитәкләгән өлкәдәге хәлләр турында сөйләде.

"Язгы кыр эшләрен тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкарып чыктык. Ни кызганыч, башка еллардагы кебек быел тагын явым-төшемнәрнең аз булуы күзәтелә. Җирдәге дымны саклап калу - төп бурычларның берсе бүген. Уҗым культураларын исә корткычлардан, төрле чирләрдән коткару да зарур.

Кайбер районнарда кышка печән әзерләү, сенаж салу эшен башлап җибәрделәр. Алар дөрес эшли, чөнки нәкъ менә хәзер үсемлекләрдә витаминның иң күп чагы. Димәк, кышка әзерләнгән азык запасы туклыклы булачак дигән сүз. Бу эшкә ныклап торып керешергә кирәк", - дип мөрәҗәгать итте.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: