Бөгелмә авазы

Авыл хуҗалыгында

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышын Кукмара районыннан соң, тәүлегенә 200 тоннадан артык сөт савып алуга ирешкән Балтач районы хезмәтчәннәрен котлаудан башлады. Республиканың күп кенә районнарында бик тә кирәкле яңгырлар явуы, әмма көньяк-көнчыгышта булмавын әйтеп узды. Уҗым һәм язгы культураларның начар түгеллеген, аларны саклап калу мөһим бурыч...

 

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгышын Кукмара районыннан соң, тәүлегенә 200 тоннадан артык сөт савып алуга ирешкән Балтач районы хезмәтчәннәрен котлаудан башлады. Республиканың күп кенә районнарында бик тә кирәкле яңгырлар явуы, әмма көньяк-көнчыгышта булмавын әйтеп узды. Уҗым һәм язгы культураларның начар түгеллеген, аларны саклап калу мөһим бурыч икәнлекне белдерде.

Терлекләргә кышка азык запасы әзерләү мәсьәләсе дә көн кадагында тора. Күпьеллык үләннәрне чабып җыю һәм сенаж салу эше актив алып барыла. Бөгелмә районы хуҗалыкларында үләннәрне инде 60 процент мәйданда җыеп алганнар. Әлеге эштә артта калган район вәкилләренә мөрәҗәгать итеп: "Кышка "таяк" әзерләп, сөт савып алып булмый шул инде ул!" - диде министр.

Киңәшмә соңында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җаваплыларны 1 июльгә кадәр киләсе ел программаларына эләгү өчен барлык хәзерлек чараларын күрергә чакырды.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: