Бөгелмә авазы

Авыл хуҗалыгы Татарстанны баета алырмы?

Билгеле булганча, Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагы 2015 елны 3,8 процент үсеш белән тәмамлады. Илдә катлаулы икътисади вәзгыять хөкем сөргән чорда бу - бик яхшы күрсәткеч. Кызганыч, башка өлкәләр мондый нәтиҗәләр белән дә мактана алмый әле...

 

Моны Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов үзе дә "матур нәтиҗә" дип атаган иде. Ник дигәндә, соңгы елларда корылык нәтиҗәсендә хуҗалык итүче субъектларның ныклык запасы беркадәр какшады. Шуңа да карамастан, узган ел агросәнәгать өлкәсенең һәр тармагында да үсеш күзәтелде. 2015 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгында тулаем продукция күләме 220 миллиард сум булыр дип көтелә. 2014 елда ул 189 миллиард сум тәшкил иткән.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агымдагы елга да зур өметләр баглый. Белгечләр 2016 елны тагын да катлаулырак булачак дип фаразласа да, авыл хуҗалыгы белгечләре бу өлкәдәге үсешне дәвам иттерү өчен кулларыннан килгәннең барысын да эшләячәк. Беренче чиратта, игенчелек һәм терлекчелек тармакларыннан кергән табыш күләмен арттыру ниятләнә. Импорттан баш тарту максатыннан әзерләнгән махсус стратегия авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән акчаны бермә-бер күбәйтергә ярдәм итәчәк.
Игенчелектән табыш - 45 миллиард сум
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елга кадәр республикада игенчелек тармагын камилләштерү буенча махсус программа кабул иткән. Аның максаты - игенчелек продукциясен җитештерү күләмен арттыру. Аның буенча тагын өч елдан республикада игенчелек өлкәсеннән кергән гомуми табыш күләме 45 миллиард сумга җитәргә тиеш (2015 елда ул 24 миллиард сум тәшкил итте). Белгечләр бу максатка ирешү өчен игенчелек тармагында дымны саклау технологияләренә күчү мөһим дип ассызыклый.
Дымны саклау технологияләре дигәндә нәрсә күз алдында тотыла соң? Белгечләр бу билгеләмә астында кукуруз, рапс, көнбагыш, шикәр чөгендере һәм соя кебек аеруча зур табыш китерергә сәләтле культураларны күздә тота. Алар игенчелек тармагына өстәмә 15 миллиард сум акча китерергә мөмкин, дип фаразлана. Шунысы мәгълүм: әлеге культураларның рентабельлелеге 100 проценттан да артып китәргә сәләтле. Бу - чиста табыш якынча 8 миллиард сум тәшкил итәчәк дигән сүз.
Марат Әхмәтов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры:
- Һәр культурага аерым тукталсак, кукуруз җитештерүне 600 мең тоннага арттыру күздә тотыла. Бу - игенчелек тармагына өстәмә 4,5 миллиард сум табыш китерәчәк. Рапс һәм көнбагыш күләмен киләсе өч елда шулай ук 600 мең гектарга җиткерү кирәк. Бу очракта гомуми акча күләме 9 миллиард сумнан артып китәргә тиеш.
Шикәр чөгендеренә өметләр шулай ук зурдан. Аның күләмен 2,5 миллион тоннага арттыру күздә тотыла. Бу - игенчелек тармагындагы гомуми акча күләмен 1,2 миллиард сумга кадәр җиткерергә ярдәм итәчәк.
Ит җитештерүне ике тапкырга арттырырга!
2015 елда республикада 488 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән. Аның 468 мең тоннасы сатылган. Иң мөһиме - узган елда бу тармакта 2014 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда шактый гына үсеш күзәтелгән.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, 2015 елда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре терлек санын саклап калуга ирешкән. Әле алай гына да түгел, мөгезле эре терлек - 1, дуңгызлар - 2, сарык һәм кәҗәләр - 6, кош-корт шулай ук 6 процентка арткан.
- Хәзерге вакытта терлекчелек - авыл хуҗалыгы тармагында акча эшләүнең бердәнбер ысулы. Мәсәлән, игенчелектән кергән табыш сентябрьгә кадәр бик кечкенә булачак. Шуңа күрә, терлекчелек тармагына аеруча зур игътибар бирегез. Бу өлкә - "тормыш юлы" кебек... - ди Марат Әхмәтов.
Татарстан белгечләре фикеренчә, терлекчелек тармагында табышны арттырырга импорттан баш тарту максатыннан әзерләнгән махсус стратегия ярдәм итәчәк. Аның буенча Татарстан Россиянең азык-төлек базарына ныклап үтеп керергә тиеш. 2020 елга кадәр ит җитештерүне ике тапкырга арттыру бурычы куела. Бу - тагын 5-6 елдан Татарстанда җитештерелә торган ит күләме 1 миллион тоннага җитәчәк дигән сүз. Сөт җитештерү күләме исә киләсе ике ел эчендә 2 миллион тоннага җитәргә тиеш.
Кызганыч, сөткә бәяләр аеруча актуаль мәсьәлә булып кала. Хуҗалыклардан сатып алына торган сөткә бәя 2013 елда югары булды. Ул чорда авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре сөтне бик теләп сатты. Кызганыч, 2014 елда әлеге продукциягә бәя күтәрелмәде. Узган елда да 2014 ел дәрәҗәсендә сакланды.
-Әлбәттә, сөтчелек тармагын үстерүгә 60 миллиард сумнан артыграк акча сарыф иткән төбәктә сөтне сатып алу бәясе 23 сумнан да арзанрак булмаска тиеш , - ди Марат Әхмәтов.
Хәзерге вакытта сөтнең литры 22,16 сум тәшкил итә. Бу күрсәткеч буенча Татарстан Россиядә дүртенче урынны били. Бүген Ленинград өлкәсендә сөтне - 24,82, Ульяновскида - 22,52, ә Мәскәү өлкәсендә 22,22 сумнан сатып алалар.

Кызганыч, авыл хуҗалыгы тармагыннан алынган табышка тискәре йогынты ясый торган факторлар да юк түгел. Беренче чиратта бу - чит ил запчастьләренә бәя күтәрелү. Язгы чәчүгә әзерлек чорында әлеге проблема аеруча актуальләшә. Билгеле булганча, хәзерге вакытта хуҗалыклар авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү белән мәшгуль. Бу эшнең күпме чыгымнар таләп итәчәге билгесез. Узган ел авыл хуҗалыгы белгечләре бу аны якынча 7 миллиард сум дип билгеләгән иде. Тик соңрак бу акчаның гына аз булачагы ачыклады. Быел исә техниканы ремонтлауга дәүләт 2 миллиард сум акча күчергән. Тик бу гына аз, ди белгечләр. Чыгымнар күләме якынча 25-30 процентка артыграк булырга мөмкин.

 

Рәмзия ЗАКИРОВА

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: