Бөгелмә авазы

“АвтоВАЗ”да “Приора”, “Калина” һәм “Гранта” машиналары җитештерү туктатыла

Завод Х-стильдәге яңа машиналар чыгара башлауга күчә.

(Казан, 23 май, “Татар-информ”). “АвтоВАЗ” июль аеннан Lada Priora, Lada Granta һәм Lada Kalina иске модельләрен җыюдан туктый. Бу хакта “Ведомости” хәбәр итә.

Завод Х-стильдәге яңа машина чыгара башлауга күчә.

Lada Priora 2007 елдан биредә җыелып килә һәм ул озак еллар сатуда лидер булып торган. Хәзер аны сату күләме даими рәвештә кими бара, дип билгеләп үткән экспертлар.

“АвтоВАЗ” Renault–Nissan–Mitsubishi концернына керә. Renault–Nissan–Mitsubishi концернында Lada, Renault, Nissan, Datsun бренд автомобильләре тулы циклда чыгарыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: